Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлга ауган агачлар һәм давыл: Татарстан халкы көчле җилдән зыян күргән урыннардан фото һәм видеолар бастыра

Казанда, Биектау районында һәм Яшел Үзәндә көчле яңгыр явып узды.

 

Татарстанга давыл килде, бу хакта республика халкын синоптиклар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәткән иде. Казанда, Биектау районында һәм Яшел Үзәндә көчле яңгыр явып узды. Фото һәм видео стихия нәтиҗәләре социаль челтәрдә бастырылды.
 

Шулай итеп, Казан янында республика халкы трассада чын торнадоны күрә алды.
Шулай ук, Татарстан башкаласында Юлиус Фучик урамындагы йорт ишегалдында миләш агачы ауган.
Казанда Спорт урамында урнашкан йорт янында да шундый ук хәл була.

Кискен һава торышы Биектау районына да кагылды. Биредә массив агачлар юлга ук авып, автомобильчеләргә хәрәкәтне ябып ук куйды.
 

Яшел Үзәндә шундый ук хәл – Энгельс урамында бик зур каен яртылаш каерылган. Комментарийларда җирле халык аңа яшен сугуын яза. “Яшел Үзән” редакциясе янында да зур агач ботагы юлга ауган иде. Әле дә ярый бу вакытта машина яисә узып баручы җәяүле булмаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Идел буеның барлык төбәкләрендә якынлашып килүче салкын фронт аркасында һава куркынычының кызгылт сары дәрәҗәсен игълан иттеләр, ул Тверь өлкәсендә давылга китерде. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең баш белгече Марина Макарова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев