Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәләр

Яшьләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чаралар уздыру үз нәтиҗәсен күрсәтмичә калмаячак.

Шуны истә тотып, күптән түгел ЮХИДИ бүлеге һәм Яшел Үзән шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Маяк» сәламәтләндерү лагеренда балаларның юлларда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләрен үстерү буенча профилактик әңгәмә үткәрде.
Чара кысасында балалар белән берлектә интерактив уенда юл билгеләрен кабатладылар, юлларда чыккан куркыныч хәлләр турында сөйләштеләр, велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында фикер алыштылар һәм караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөртүнең әһәмиятенә басым ясадылар.
Шулай ук биредә юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча викторина һәм рәсем конкурсы үткәрелеп, алар катнашучыларга бик ошады.
Лагерь педагогларына Яшел Үзән муниципаль районында балаларның юл-транспорт травматизмы торышы, бу тема буенча көн саен балалар белән биш минутлык әңгәмә үткәрү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Ахырдан катнашучыларга призлар һәм җәяүлеләр өчен белешмәлекләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X