Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ: Ял режимын үтәү - руль артында йокыдан иң яхшы профилактика

Йөк транспорт чараларын һәм автобусларны йөртүчеләрнең руль артында рәттән тугыз сәгатьтән артык йөрергә хокуклары юк.

Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автоһәвәскәрләр өчен бик мөһим. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
«Транспорт чаралары йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял итү режимын үтәү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки әлеге сәбәп аркасында юл-транспорт һәлакәтләре булып тора, аларда юл хәрәкәтендә катнашучылар зыян күрә», - дип билгеләп үтте спикер.

Полковник узган елның 26 маенда Мәскәү - Уфа автомобиль трассасында булган юл-транспорт һәлакәтен мисал итеп китерде: йөк автомобилен йөртүче руль артында йоклап киткән. Авария биш транспорт чарасына зарар салды: бер машинда булган хатын-кыз һәм аның өч яшьлек кызы һәлак булды, дүрт кеше имгәнде.
"Йөк машиналары һәм автобуслар белән идарә итү вакыты тугыз сәгатьтән артмаска тиеш", - дип искәртте полковник.

КДМУ неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, профессор Эдуард Якупов билгеләп үткәнчә, арыганлык билгеләре барлыкка килгәндә, машина йөртүче өчен иң яхшысы, юл кырыена чыгып туктап, 15 минут йоклап алу. Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Татарстанда яшәүчеләрнең 49,2 проценты сәламәт йокы нормаларын боза, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев