Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югары Ослан районында коточкыч һәлакәттә кеше гомере өзелгән (+фото)

Юл-транспорт һәлакәте булган урынга коткаручылар да чакырылган.

М-7 трассасының Югары Ослан районы территориясенә караган өлешендә, Иннополиска борылыш янында, өч автомобиль бәрелешкән. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, һәлакәт трассаның 769 нчы чакрымында килеп чыккан. "Лада Гранта" машинасының 36 яшьлек йөртүчесе юл чатында юл бирми һәм Volvo йөк машинасы белән бәрелешә. Шуның аркасында йөк машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "УАЗ" автомобиле белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында "УАЗ" машинасының кабинасына кысылып калган 32 яшьлек йөртүчене коткаручылар ярдәмендә генә чыгаралар. Кызганыч, ул хастаханәдә вафат булган.


Юлларда сак йөрсәк иде - барыбызны да өйдә көтәләр!

Мәгълүмат - Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев