Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юбилейга бүләк – ремонт

Ел саен 28 мартта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының кизү тору часте оешкан көнне билгелиләр. Быел бу хезмәткә 100 ел тулды.

Аның тарихы 1918 елга барып тоташа. Ул вакытта бу частьнең функциясен график буенча кизү торырга чыккан милиция хезмәткәрләре, учас­ток уполномоченныйлары үтәгән. 30нчы еллар башында милиция органнары үзгәртеп корылып,  зур бүлекләрдә кизү торучы штатын керткәннәр.
Әлеге бүлекчә хезмәткәрләре үзләре  засадаларда утырып, җинаятьчеләрне тоткарлап йөрмәсәләр дә, җинаятьләрнең тиз арада ачылуы аларның оперативлыгына һәм һөнәри осталыгына бәйле.
Һәр кеше, катлаулы ситуа­циягә эләккәч, ярдәм сорап, полициянең «02» хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә. Элемтәнең икенче ягында «Полициянең кизү тору часте тыңлый» дигән фразаны  хезмәткәр тәүлегенә йөз тапкыр кабатларга мөмкин. Кизү торучы килгән һәр сигналга яшен тизлегендә җавап бирергә, вакыйга чыккан урынга  якындагы нарядны җибәрергә тиеш. Хәбәрләр төрле булырга мөмкин: үтерүдән алып агач башына менгән мәче баласына кадәр. Янгын, урлау, талау, гаилә ызгышлары, хулиганлык – болар оператив хезмәткәрләрнең көндәлек ишетә торган сүзләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ремонт полиция дежурная часть