Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ышанычлы дус һәм партнер

Яшел Үзәндә Ак Барс Банкның эшлекле иртәнге утырышы узды.

Очрашу банк продуктын тәкъдим итү өчен генә түгел иде. Иң мөһиме – аралашу, дип ассызыклый банкирлар.

«Без банклар белән үзара бәйләнештә кече бизнесны нәрсә борчыганын ишетергә һәм тупланган тәҗрибәбез белән уртаклашыр­га телибез. Эшмәкәрнең ихтыяҗларын яхшырак аңлау өчен аның үзен күрү мөһим. Һәм клиент безне күрсен, үзенең тәкъдимнәрен җиткерә алсын иде», — дип ассызыклады Ак Барс Банкының дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов.

Яшел Үзәнгә бизнес вәкилләре белән аралашырга һәм банк инструментларының төрлелеген ачыкларга «Ак Барс Банк» кече бизнесны үстерү дирекциясе директоры Ольга Туманова һәм хезмәт хакы проектлары, турыдан-туры сату идарәсе башлыгы Эльвира Гарифуллина килде.
Беренче чиратта банкирлар дәүләт ярдәме турында сөйләде. Бу 2020 елда иң популяр продукт. Ак Барс Банкы – ташламалы кредит бирү буенча дәүләт программаларында актив катнашучы. Мәсәлән, бизнесның барлык тармаклары өчен мөмкин булган кече һәм урта эшкуарлыкны кредитлауны стимуллаштыру программасы үз гамәлен дәвам итә.

Финанс грамоталылыгын арттыру стилендә җитәкчеләр исәп-хисап-касса хезмәте күрсәтүгә оптималь тарифны сайлау, финанслау инструментларын һәм хезмәт хакы проектын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында барлык төп продуктларны карады.
Кыска презентациядән соң чәй табыны артында сөйләшү формаль булмаган шартларда барды.

– Ихтыяҗ гел үзгәреп тора, һәм, димәк, банкирларда бизнеска ярдәм итү инструментлары үзгәрә, бездә дә, эшмәкәрләрдә дә алымнар үзгәрә. Ягъни безгә күп кенә мәсьәләләргә тиз арада җайлашырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте эшмәкәр, «Синяя птица» өстәмә белем бирү үзәге директоры Альбина Динмөхәммәтова. – Ак Барс Банкы хезмәткәрләре барлык сорауларга да җавап бирде. Без нәрсә белергә теләдек, шуны ишеттек. Бизнес-иртәнге чәй форматы – кызыклы, бу иркен аралашу. Чәй табыны артында сораулар бирергә, хезмәттәшләр белән аралашырга, фикер йөртүебезне киңәйтергә була. Эшмәкәр буларак мин Ак Барс Банк белән күптәннән таныш. Ул үзен клиентка юнәлгән ышанычлы партнер итеп күрсәтте.

Ел саен банк форумнарында булам, яхшы спикерлар күрәм, алар һәр эшкә грамоталы якын килә, клиентлар белән мәгълүмат уртаклашырга әзер. Шунысы да кыйммәтле, банк нәкъ шулай, турыдан-туры клиентларга чыга.


 – Афәрин, кире элемтә алуга игътибар бирәләр, – дип ассызыклады «Арбат» күчемсез милек үзәге җитәкчесе Владимир Федотов. – Очрашу уңай, мәгъ­лүмати узды. Безнең өчен бу бик мөһим. Банк өчен дә файдалы дип уйлыйм.

Шунысы кызык, NPS кебек күрсәткеч буенча Ак Барс Банкы илнең күп кенә эре банкларын узып киткән. NPS –  бу «тәкъдим итәргә әзерлек индексы», клиентлар лояльлеген үлчәүнең төп индексларының берсе.

Моңа клиентка юнәлешле якын килү исәбенә ирешелде, без һәр клиентны беләбез яки моңа омтылабыз, – дип аңлатты Ольга Туманова. – Клиентларыбыздан котылырга түгел, ә проблемаларын хәл итәргә тырышабыз. Банк – партнёр һәм ярдәмче, ә үз хезмәтләрен сатучы гына түгел. Мөнәсәбәтләрне бер кредит биреп отыш алуга гына түгел, ә еллар буена, кеше банкка яхшы дусты янына, үзенең партнерына килерлек итеп төзү мөһим.

Рөстәм Сабитов

Реклама хокукында. ПАО «АК БАРС» БАНК. Генераль лицензия ЦБ РФ №2590 12.08.2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев