Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ышаныч” үзәге балалары өчен - "Иминлек марафоны"

“Ышаныч” ("Доверие") Яшел Үзән тернәкләндерү үзәгендә акция узды.

Яшел Үзән районы иҗтимагый советы әгъзалары Алеся Лежнина һәм Алёна Жилкина кул остасы Елена Губченко белән берлектә үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен "космик" мастер-класслар үткәрде. Иҗат бәйрәмен беренче совет космонавты Юрий Гагаринның туган көненә багышладылар. Кечкенә катнашучылар үзләренең "банка эчендәге космосны" төзеде һәм граттаж техникасында космик открыткалар ясады. Һәркемнең үз уникаль эшләнмәләре барлыкка килде. Мастер-класслар тәмамлангач, балалар бүләккә ЯҮМР иҗтимагый советыннан бүләкләр җыелмасы һәм Елена Губченкодан татлы сюрприз алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев