Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә мәктәбендә бәйрәм рухлы бәйге

Яз килде. Табигатьнең шушы матур фасылында татар дөньясы булдыра алганча Тукаен олылый.

Бу вакытта уздырылган барлык чаралар да әлеге бөек шәхес исеме белән бәйләнә. Яшел Үзәнебездә шигырьле, әдәбиятле һәм моңлы чорны – Әйшә мәктәбендә булып узган киң колачлы Габдулла Тукай исемендәге «Туган ягым – яшел бишек» IX халыкара уку бәйгесенең муниципаль туры ачып җибәрде.

Бу көнне Әйшә мәктәбе үзенең кунакларын бусага төбеннән үк Тукай рухы белән сугарылган тантанага күмелеп каршылады. Әлеге конкурс инде берничә ел рәттән биредә уза һәм елдан-ел оештыру сыйфаты да үсә бара. Монда, әлбәттә, директор Гөлнур Зыятдинова, милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Эльвира Бачкованың хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Районыбыз һәм шәһәребез мәктәпләреннән көч сынашырга җыелган җитмештән артык укучы чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.  Даими рәвештә мондый чараларда катнашырга вакыт тапкан Татарстан китап нәшрияте вәкилләре Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах кебек танылган язучы, шагыйрьләр янында, быел Г.Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Луара Шакирҗан да бар иде. 
– Татарстанда башка мондый оешканлык юк, сез молодцы, шундый югары дәрәҗәдәге әзерлек белән ел саен әлеге бәйгене уздырып торасыз. Без сезне яратабыз! Сез инде барыгыз да җиңүчеләр! – дип, Галимҗан Гыйльманов дулкынланулары сизелеп торган катнашучыларны канатландырып куйса да, чыгыш ясаганда югалып калучылар булды.
Укучылар ике аудиториягә – башлангыч һәм зурракларга бүленеп чыгыш ясады. Һәм менә нинди күренеш күзгә ташланды.

Тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№22).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев