Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә мәктәбендә

Камал артистлары Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай: «Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә», – дип язып калдырган.

Бу сүзләрнең дөреслегенә елдан-ел инана барасың. Әйе, театр ул – сихри бер дөнья. Аны сүз белән генә әйтеп тә, аңлатып та булмый. Ә үз күзләрең белән күреп, үз колагың белән ишетеп кенә белеп буладыр, минемчә. 
Узып киткән 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителгән иде. Шул максаттан, республикабызда да бик күп чаралар оештырылды. Без дә читтә калмадык. Әйшә урта мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Габдрахман, Фәнис Җиһанша һәм Алмаз Борһановлар белән очрашу булып узды. Моның сәбәбе дә бар иде, чөнки безнең мәктәп укучылары ел саен «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналы белән берлектә үткәрелә торган Респуб ликакүләм «Сәйяр» театр фестивалендә катнашып килә. 2018 елда Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган «Сөембикә маҗаралары» дип исемләнгән спектакль белән катнашып лауреат исемен алдык. Ә узган ел балалар язучысы Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте буенча эшләнгән спектакль белән муниципаль турда җиңүче исемен алдык. Чарабызның максаты да укучыларны сәхнә серләренә төшендерү һәм театр дөньясына алып керү иде. Килгән кунакларыбызга да әкият-спектакльне уйнап күрсәттек. Алар безгә киңәшләрен бирде, сәхнәдә үзеңне тоту, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итәргә кирәклегенә төшендерде. Үзләре дә безгә мастер-класс күрсәтте. Фәнис әфәнде укучыларга күбрәк сәхнә серләрен төшендерсә, Илдус Габдрахман әкият геройларының характерларын, үзенчәлекләрен хәрәкәтләр белән аңлатып күрсәтте. Чын артист тарафыннан ясалган һәр хәрәкәт искиткеч төгәл һәм матур килеп чыкты. Укучыларда да артистларча уйнап карау теләге уянды. 
Чарабызның икенче өлешендә, мәктәбебезнең «Яшь каләмдәш» клубына йөрүче укучы журналистларыбыз, кунак лардан интервью алды. Әңгәмә, аралашу җылы һәм эчтәлекле узды. Артистларыбыз бер сорауны да игътибарсыз калдырмады, аларга бик теләп, төгәл җавапларын бирде. Яшь журналистларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга бик тиз җавап тапты. Шушы чарадан соң, очрашуда катнашучы укучыларда театр белән кызыксыну тагын да артты. 

Эльвира Бачкова, 
туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев