Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ышанычлы кулларда

Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе!

Узган елның соңгы саннарның берсендә Алинә исемле райондашыбызның хатын бастыр­ган идегез, бик рәхәтләнеп укыдым, кеше язмышы турында белү кызыклы бит ул. Мин дә үзем турында язарга булдым әле, минем дә тормышыма бәхет көтмәгәндә килеп керде.

Барыгызга да 2023 елда уңышлар, сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет телим.
Исемем редакция өчен генә.

Мин Яңа елны бик яратмый идем. Шулай туры килде инде, аның белән минем күңелсез хатирәләр һәм көтелгән могҗиза урынына өзелгән өметләр бәйле. Хәер, могҗизаларга минем ышаныч, карлы декабрь кичендә әтием гаиләдән киткәч, бала чакта ук югалды.


Ул вакытта минем Кыш Бабайдан нәрсә соравымны аңлау авыр түгелдер. Әмма әти барыбер кайтмады. Ә әни үз тормышын җайларга тотынды, ул чакта аңарга нибары утыз биш яшь иде. Мин хәзер аның яшендә. Шуңа күрә Яңа елны без, гадәттә, мин үземне чит итеп тойган кунакта яки туганнарда каршылый идек.
Ниһаять, әни кияүгә чыкты һәм миңа ике бүлмәле фатирны калдырып, башка шәһәргә китте. Мин, югары уку йортының соңгы курс студенткасы, иреккә чыктым. Әлеге ирекнең шунда ук файдасы тиде – сөйгән егетем пәйда булды. Һәм шул, ун ел дәвамында миңа өйләнергә вәгъдә биргән кешенең, нәтиҗәдә, башка кыз артыннан йөрүе мәгълүм булды... нәкъ Яңа ел борын төбендә!


Яңа ел алдының минем өчен бәхетсез көн булуына һәм миңа ялгыз яшәү язуына инанып, язмышыма буйсындым. Башка күмәк бәйрәм «ажиотаж»ына бирелмәскә, ә киләсе «могҗизалар төне»н онытыр­га үземә сүз бирдем.


Бервакыт автобус тукталышында: «Эт табылды. Малай. Тыңлаучан. Яхшы кулларга бирәбез» дигән белдерү күзгә чалынды. Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Мизгеллек карар кабул итеп, телефон номеры язылган кәгазьне ертып алдым...


Яңа «фатирдашым»ны шул ук кичтә алып кайттым. Эт назлы һәм тыныч булып чыкты – этләр интеллигенты диярсең. Иң мөһиме, безнең уртак кичерешләребез бар: кызганыч, без икебез дә бу тормышта югалып калганнар һәм бер-беребезне ялгызлыктан аралаучылар. Моңа кадәр минем беркайчан да эт асраганым юк иде. Ә Зевс (муенындагы каешына шулай язылган) минем йөрәгемне яулады. Мин шат идем. Якындагы урман паркында озаклап йөрүләребезгә, тын кичтә телевизор каршында утыруларыбызга һәм мине өемдә көтеп торучым булуына шатландым.

Һәм менә, яңа дустыма ияләшеп беткәч кенә, бер көнне телефон шалтырады. Трубканың теге башындагы таныш түгел тавыш бик эмоциональ итеп Зевсның аның югалган эте булуын һәм аны тизрәк алып китәргә теләвен белдерде.


Этнең хуҗасы сөйкемле һәм чибәр генә ир-егет булып чыкты. Әдәплелек күрсәтеп, мин аңа чәй тәкъдим иттем, ә ул баш тартмады. Сөйләшеп киттек һәм уйда да булмаганча чәйләп утыруыбыз соңга кадәр сузылды. Зөфәр тагын шалтыратты һәм мин очрашырга ризалык бирдем...


Ул Яңа елны без өчәү каршы алдык: мин, Зөфәр һәм Зевс. 2023не каршылау төнендә Зөфәр миңа тәкъдим ясады. Хәзер эт вакыйгасын искә алып, Зевс кына түгел, мин үзем дә яхшы кулларга эләктем, дип шаярта. Ә чынлыкта, мин аның көчле, ышанычлы һәм назлы кулларында. Һәм аныкы булырга ризалык бирүемә бер тамчы да үкенмим.
Мин бу хатымны башкаларга бәхетләрен табарга ышаныч бирү өчен яздым. Сиңа ул бәхетне кайчан, нинди юл белән, ни рәвешле бирәсен Аллаһ Тәгалә үзе белә икән ул. Менә миңа, укыганыгызча, бөтен нәрсәдән өметемне өзгәч бирде. Юк, дөрес язмадым, өмет ул беркайчан да өзелмидер, күңелнең әллә кайсы почмагында барыбер яши, үземнең бәхетле булачагыма ышанмый башлагач, дисәм дөресрәк булыр.


Кем уйлаган бит, сөйгән ярымны табарга югалган эт ярдәм итәр дип? Миңа калса, бөтен кешегә дә бирелә андый сәбәп, бары тик күрмичә узып кына китмәскә кирәк.
Һәркемнең бәхетле булуын теләп, райондашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев