Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Ильвина: «Моңа кадәр сабыйларымны югалта тордым»

«Аллаһы боерса, балалар алып кайтырбыз, дип өметләнәбез»

- Тормышка карата җитди карашыгыз да сизелә. Тормышыгызда авыр вакытлар да булмыйча калмагандыр. Сез бер постыгызда хәтта урам себерүче булып эшләвегез хакында язган идегез.

- Миңа бу тормышта бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Тыштан караганда, әйе, барсы да матур тоелгандыр: кияүдә, машинада йөри, зур йортта яши. Ләкин болар барысы да бер матур картина гына иде. Тормышта миңа барысы да авырлыклар аша гына бирелде. Бары тик кемдер бу турыда сөйли, ә кемдер юк. Мин менә шул әйтми торган категориягә керәм.

Шул ук эстрадага килүемне алсак та. Популярлашуның төрле юллары булуын беләсез инде. Минем өчен һәрвакыт намусымны саклап калу мөһим булды. Мин намуслылык, гаделлек яратам..

Бервакытта да, йөз тапкыр шалтыратып, кешенең теңкәсенә тимим. Була бит шундый кешеләр, үз дигәненә ирешмичә туктамый торган. Ә мин кешене аптыратырга яратмыйм.

Бәлки, алай яшәү дөрес тә түгелдер. Әлбәттә, яшь тә бара, дип уйландыра кайвакыт. Эстрадада да ныгытыбрак эшләргә кирәк, аудиторияне дә арттырасы килә. Хәзер бала да үсеп бетте инде. Минем өчен Раяна кечкенә вакытта аның янәшәсендә булу мөһим булды. Бу – баланы озату, каршы алу гына түгел, кызымның мине һәрвакыт үзе янәшәсендә тоюы кирәк иде. Шуңа да мин гастрольләрдән читләштем. Ә бүген популяр артистлар ул – гастрольләргә йөрүче артистлар. Ә минем өчен бала кечкенә чакта гастрольгә чыгу – «табу» булды. Син әни буларак җаваплылык тоярга тиешсең. Тормышта төрле хәлләр була, сүз дә юк. Балаларын ялгыз үстерүче әниләр дә бар. Минем дә андый вакытларым булды. Ләкин мин һәрвакыт баланы сайларга тырыштым.

- Матур тормышта яшисез. Кызыгыз Раяна да җитеш тормышта үсә, ниләр белән генә шөгыльләнми. Аны артык иркәләп үстерәбез дип уйламыйсызмы?

Раяна бар әйбер белән дә үзе теләп шөгыльләнә. Архитектура мәктәбендә укый, вокал белән шөгыльләнә, репититорга йөри. Быел бию белән шөгыльләнмим, диде. Чөнки мәктәптән соң кайта, дәресләрен әзерләргә җитешми. Моннан ел ярым элек музыка мәктәбен тәмамлады.

Раяна бу шөгыльләренең киләчәктә кирәк булачагын аңлый.. Без үзебез дә аның мөмкинлекләренә карыйбыз. Мәсәлән, әгәр дә вокал буенча аның таланты булмаса, йөртеп тә тормас идек. Ләкин ул чыннан да вокал ягыннан көчле. Шуңа да аны әлеге юнәлештә үстерәсе килә. Моны үзенә, бу – син әлеге профессия буенча эшләсен өчен түгел, ә күзаллавың киң булу – шәхес буларак үсүең өчен кирәк, дип аңлатабыз. Җәмгыятьтә дә күпкырлы шәхесләр кызык бит. Без үзебез дә шундый кешеләргә тартылабыз. 4-5 тел белгән кеше кызык бит безгә, мәсәлән. Шуңа күрә без Раянаны да төрле яклап үстерергә тырышабыз. Быел ул Англиягә лагерьга барып кайтты. Безнең үзебезнең Англиядә булганыбыз юк әле, ә менә Раяна бара алсын дип тырыштык. Чөнки аның киләчәктә Англиядә уку хыялы бар.

Мин үзем дә бетмәс-төкәнмәс түгәрәкләргә йөрдем, урамга чыгарга вакытым да калмый иде. Хәзер ярый әле шулай булган дип уйлыйм. Чөнки без үскән чор – 90нчы еллар, группировкалар вакыты. Түгәрәкләргә йөреп, кагылып-сугылып йөрергә вакытым булмаган.

Раяна турында да мин, телефонда утырганчы, төрле юнәлешләрдә шөгыльләнсен, дип уйлыйм. Ахырдан «әни, ярый йөрткәнсез» дип, үзе үк рәхмәтле булыр.

- Сез озак еллар бергә яшәгән якын кешегез турында сөйләгәндә, «мин кияүдә түгел» дип әйтәсез. Ул сезнең бу сүзләрегезгә үпкәләмиме?

- Без, чыннан да, өйләнешкән пар түгел. Мин бит алдап сөйләмим, кияүдә түгел, дип. Ул миңа ир булмагач, мин бит инде аны «ирем» дип әйтә алмыйм. Чынбарлык белән яшибез. Әйе, мин кияүдә түгел. Дөресе шул булгач, алай дип әйтүемә ул үпкәләми.

- Сезнең кияүгә чыгасыгыз киләме? Әллә инде бүгенге көндәге тормышыгыздан сез тулысынча кәнәгатьме?

- Мин үземнең тормышымнан кәнәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар – шулай яшибез.

- Сөйгәнегез белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшкәнегез бармы?

- Элегрәк бу теманы күтәргәнем, никах укытырга кирәк инде, болай яшәргә ярамый, дип әйткәнем булды. Соңгы вакытта бу турыда сөйләшкәнебез юк. Минем уйлавымча, ир кеше буларак, бу – аның җаваплылык зонасы. Минем дә җаваплылык зонам бар. Менә миңа тәкъдим ясамыйлар. Тик мин моңа үпкәләп утыра алмыйм, чөнки сайлау ирегем бар – аның белән булырга яки булмаска. Мин: «Болай яшисем килми, мин китәм» , – дип тә әйтә, яки элек ничек яшәгән, алга таба да шулай яшәвебезне дәвам итә дә алам. Мин менә шулай яшәүне сайладым, кабул иттем. Алга таба ничек булыр, белмим. Аның өйләнергә яки өйләнмәскә хакы бар, ә минем аның белән яшәргә яки яшәмәскә. Шул гына.

- Аның сезгә кадәр башка гаиләсе бар идеме?

Юк, ул – бер тапкыр да өйләнмәгән кеше.

- Аның якыннары сезне ничек кабул итте?

Бик әйбәт кабул иттеләр. Безнең үзара гаиләдәге кебек үк мөнәсәбәтләр.

- Ирегез бала телиме?

- Бу өлкәдә азрак проблемаларыбыз булуы турында сөйләгәнем булды инде. Әлбәттә, безнең әти-әни булу теләгебез бар. Аллаһы боерса, балалар алып кайтырбыз, дип өметләнәбез. Моңа кадәр сабыйларымны югалта тордым, кызганычка. Аллаһ боерса, бәби табып, тагын бер кат әни булу этабына да барып җитәрмен, дип уйлыйм. Икебез дә зур гаилә, балалар турында хыялланабыз. Инде яшь тә бара. Мин Раянаны 21 яшьтә таптым, ул вакытта бу – ничектер уен кебек кенә тоела иде. Ә хәзер инде аңлы рәвештә бу теләк – әни буласы килү теләге.

(Әңгәмәдән өзек)

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев