Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Иркәнең машинасын җимергәннәр

2 февральдә Иркәнең "УНИКС" концертлар залында узган концерты берникадәр вакытка туктап торган. Оештыручыларга залда шартлаткыч урнаштырылганы хакында хәбәр иткәннәр.

Татар җырчысы Иркәнең (паспорттагы исеме – Айгөл Шабакаева) машинасына зыян салынган. Билгесез кешеләр аның тәрәзәләрен ватып, тәгәрмәчләрен тишкән. Бу турыда татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Элвин Грей 2 февраль көнне Иркәнең "УНИКС"тагы концерты вакытында бинада шартлаткыч булуы турында билгесез кешедән шалтырату килүен, концертның өзелүен дә язган.

“Концертка килгән кешеләр дә, Иркә дә түзем булды, концерт тулы залда үтте. Ләкин иртән тагын күңелсез вакыйга – җырчының машинасын җимергәннәр" дип язган Грей.

Видеодан күренгәнчә, машинаның бөтен тәрәзәләре дә ватык. Артист әйтүенчә, бу беренче генә очрак түгел – узган елның көзендә Иркәнең машинасының тормоз шлангын кискәннәр, тәгәрмәчләрен тишеп, руль җайланмасын бозганнар.

Бу хәлләрне Азатлыкка җырчы Иркә үзе дә раслады. "Иске булса да, бу – гаиләбезнең бердәнбер машинасы. Узган елның октябрендә дә минем машинага зыян салганнар иде, ул вакытта полиция җиңаять эшен ачудан баш тартты. Эшне ачмаска дип аларга "өстән" хәбәр килгәндер дип уйлым. Безнең югарыда утырган кешеләр юк, үзебез бик гади кешеләр. Бу юлы да полициягә гариза яздык, әмма машинаны карарага шул үк кешеләр килде", дип сөйләде ул.

Бу кемнең эше булырга мөмкин дигәнгә җырчы җавап бирә алмады.

Элегрәк Элвин Грей “Барс Медиа” артистлары арасында килеп чыккан ызгышны ширкәтнең элеккеге генераль продюсеры Радик Артемьев башлап җибәрде дип язып чыккан иде.

Узган атнада татар эстрадасы, аерым алганда "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә җәнҗал купты. Татар җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар "Барс Медиа"дан китүен, элемтәләрен өзүен белдерде. Татар артистралары җырчы Иркәнең "Барс Медиа" ширкәте җитәкчелеге, аның мөдире Динә Гәрәевага тәэсир итеп, ширкәттәге кадрлар мәсьәләсенә тыкшына дип ризасызлык белдерде, дип хәбәр итә "Азатлык" радиосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев