Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЙОЗАК ЭЛЕНМӘГӘН НИГЕЗ - БӘХЕТЛЕ

Авылларда йөргәндә иң күңелне күтәрә торган күренеш – урамда уйнап йөргән балалар. Без үскәндә олыракларның ачуын чыгарган тынмас чыр-чу тавышын берничә дистә елдан бик тансык һәм сирәк авазга әверелер дип кем уйлаган?!

Җәй көне, шул, авылны ташлап киткәннәрнең  балалары хисабына бераз җанлана әле анда тормыш, ә каникуллар тәмамлангач – кабат тынлык.

 Шулай да, капкасыннан һич югы бер бала атылып урамга “трай тибәргә” йөгергән  бәхетле нигезләр һәр авылда барыбер бар әле. Ә Карашәмдә Хәялиевләр йортын өч сабый күңелле мәшәкатьләргә күмә. Безне дә матур ишегалдында курчак кебек кызчык каршы алды.

Монда электән үк тырыш һәм уңган кешеләр гомер иткәнлеге күренеп тора – һәр җирдә тәртип һәм төзеклелек. Бүген биредә үзенең тормыш чәчкәсе Зөлфия һәм өч баласы Рәнис (9 яшь), Ринас (7 яшь), Айзилә (2 яшь) белән нәсел дәвамчысы һәм нигез сакчысы Илнур яши.

Авыл тормышыннан, аның бетмәс хезмәтеннән курыкмаган Кукмара кызын, бер күреп танышкач, кулыннан ычкындырмый егет. Яшел Үзән тегү фабрикасында эшләгән Зөлфияне, оешма ябылгач ерак җибәрәсе килми, очрашуларына 2 ай дигәндә өйләнеп тә куя.  Ул бәхетле мизгелләрдән инде 11 ел узып та киткән.

-Җиде ел әни-каенана белән бик дус яшәдек. Мәрхүмә булуына инде 4 ел, хәзер дә бик юксынабыз, сагынабыз. Ул безнең төпле ярдәмче һәм зирәк киңәшчебез булды, рәхмәтем зур, - ди Зөлфия. – Декретка чыкканчы “Красный Восток”та хисапчы булып эшләдем, хәзер дә чакыралар, әмма балаларны куярга урын юк. Танайга балалар бакчасына йөртергә мәгариф идарәсе рөхсәи бирми, чөнки мәктәп автобусында кечкенәләр өчен махсус  урын көйләнмәгән.

Эх, менә шундый вакытта дәү әниләрнең юклыгы бигрәк тә нык сизелә. Тик, нишлисең бит, тормыш шулай корылган инде. Рухлары шаттыр – нигез ташландык түгел, шайтан таягы белән кычыткан басмаган, ә тормыш гөрли. Хуҗалык зур, терлек-туар, кош-корт күп, кем әйтмешли хуҗабикәгә “колхоз эше”нә чыкмаса да, баштан ашкан.

-Таңгы дүрттән аякта инде. Сыер савып, бозаулар, сарыклар, куяннар, каз-тавыкларны ашатып караштыргалаганчы сәгать ничә була, Илнур алтынчы яртыда чыгып китә, кичке җидегә кадәр эшли. Улларыбыз да, әле кечкенә булуларына карамастан, ни кушсам шуны тыңлыйлар, кул арасына керәләр, су да сибәләр, печән дә җыешалар – булышалар. Минем, чынлап та, көн узганы сизелми дә.

Әлбәттә, сизелми. Анда бит әле бакчасы, бәрәңгесе һәм тагын өйдә исәпсез мәшәкате. Хатын-кызның эше эшләмәсә генә күренә, диләр. 

Йорт хуҗасы юл хезмәтендә, асфальт заводында АБЗ операторы, шуңа аның белән очрашу насыйп булмады. Заманында ул әнисен дә, авылны да ташлап китәргә теләмәгән һәм бүген дә шул карары турында үкенми. Ата-аналары йортына туганнарын җыеп тора. Хуҗабикә аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршылый һәм бу үзе бик зур бәхет. Күпләребез  туып үскән нигезләргә кайтып йөрүдән бөтенләй мәхрүм бит.  Илнур кебек авылда төпләнеп калырга курыкмаган энекәш турында һәммәбез хыялланадыр. Ачык ишекле туган йортка кайту белән йозак ачып керүнең аермасы бик зур аның. Шуңа күрә Хәялиевләр кебек гаиләләргә сокланмау һәм мактап телгә алмау мөмкин түгел. Аларның балалары да, әти-әнисе үрнәгендә шундый игелекле булып һәм туган нигезнең мөһимлеген аңлап үссен иде.    

Гөлнара Вәлиева    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев