Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йорт салганда рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә – инфографика

Быел Россиянең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде. 2018 елның 3 августында кабул ителгән (4 августта үз көченә кергән) 340нчы федераль закон торак төзелеше өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген камилләштерү максатында чыгарылган. Бу турыда “Татар-информ”га Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина әйтте.

 

Яңа закон буенча, торак пунктта һәм бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзегәндә элеккегечә рөхсәт алырга кирәкми. Төзелеш башлар алдыннан вәкаләтле органнарга йорт салу турында белдерү язуы (уведомление) җибәрергә кирәк. Алар исә документларны үзләре тикшерә. Йортны төзеп бетергәч, янә белдерү язуы җибәрү таләп ителә. Йорт бөтен нормаларга туры килсә, аңа дәүләт теркәвен уздыру өчен вәкаләтле органнар документларны үзләре Росреестрга юллый.  
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/05/172895/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев