Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йорт хайваннарын урамга чыгарудан кайчан туктарбыз?

Туган як, туган җир һәркем өчен газиз һәм кадерле. Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен!

Авылыбыз уртасында, мәдәният йорты бакчасында 1983 елда сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл бар. Ел саен бу һәйкәлне мәдәният хезмәткәрләре буяп, матурлап, тирә-ягын чүп үләннәрдән чистартып
тора. Һәйкәл алдына күп итеп аллы-гөлле чәчәкләр утырта.

Аз гына булса да шушы һәйкәлне матурлауга, чистартып карап торуга үзебезнең өлешне кертү күңелгә рәхәтлек, җиңеллек өсти.
Ләкин гамьсез кешеләр, терлекләрен урамнарга чыгарып җибәреп, безнең ул тырышлыкны юк итә. Югыйсә һәйкәл авылыбызның иң изге урыны. Бирегә һәлак булган батырларның туганнары, балалары, оныклары килә.

Мәдәният йортыбызда ремонт эшләре бару сәбәпле, киртәне бөтенләй сүтеп алып тордык. Терлекләр көтүгә чыккан кебек клуб бакчасында, һәйкәл тирәсендә рәхәтләнеп таптый, пычрата, изә. Бу- иң зур кешелексезлек.

Җәмәгать көтү чыкканчы терлекләрегезне урамга чыгармый торыгыз инде. Клубта эшләүче эшчеләр дә бүген әллә никадәр куып карадык, тагын керәләр диләр. Аптырагач фотога төшергәннәр. Бу юлга фотоларны тыкмый торабыз. Икенче юлы да чыгарсагыз фотолар белән тыгып куябыз. Әйдәгез хөрмәтле авылдашлар үзебезнең тирә-юнебезне саклыйк, кадерлик. Кеше хезмәтен хөрмәтлик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев