Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йолдызлы ярыш һәм үзе – Артем Николаев

«Маяк» спорткомплексы базасында Татарстан Республикасы һәм Россиянең атаклы спортсменнары катнашында традицион чаңгы ярышы булды.

Яшел Үзәнгә Казан, Түбән Кама, Йошкар-Оладан, Волжскидан, Балтач, Тәтеш, Яранск, Зәй, Бөгелмә, Байлар Сабасыннан 116 спортсмен килде. Ирләр һәм хатыннар, кызлар һәм егетләр 5 группада көч сынашты. 11,2 километр ераклыкта беренче группа лидеры булып  Россия һәм Татарстанның күп тапкыр чемпионы, Бөтендөнья Универсиадасы җиңүчесе Артем Николаев калды.
– Узган ел, әлеге ярышта барлык көчемне, тырышлыгымны һәм осталыгымны җигүемә карамастан, бары тик икенче урынны гына яулаган идем, – дип уртаклаша Артем Николаев. – Әмма тренировкалар һәм үз-үземә куелган максат быел алга чыгып пьедесталның беренче баскычына күтәрелергә ярдәм итте.
Һәр чарада нинди дә булса китек урын табыла, бу юлы да берәр кашык дегетсез булмады. Күп кенә спорт­сменнарда чаңгы трассасы канәгатьсезлек тудырды.
–  Бик суык һәм бәлки шуңадыр, трассадагы җитешсезлекләр ачык күренә. Оештыручыларга бик зур үтенечебез – чемпионат өчен трасса белән ял итүчеләрне аерсыннар иде.
Бу аңлашыла да. Спорт­с­меннарның тизлекләре бик югары һәм шул вакытта чанасын тарткан бала трассага килеп чыкса, нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Оештыручылар киләсе елда әлеге искәрмәне исәпкә алырлар дип ышанабыз.
Һәм ахырда яхшы хәбәр. «Йолдызлы» ярышның приз фонды 101 000 сум тәшкил итте. Призерларга, спорткомплекс базасында ук әйбергә әйләндереп алу мөмкинлеге бирүче  экипировкага (спорт кием-салымы һәм кирәк-ярагы) сертификат тапшырылды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Спорт Спорткомплекс Маяк лыжня