Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йоклап ятсаң, булмый ул!

Авылны макта, шәһәрдә яшә гыйбарәсе барыбызга да таныш һәм шундый «политика» белән яшибез дә.

Әмма олыгайгач,  туган як, газиз нигез шулкадәр кадерле була башлый, күпләребез ирексездән йөрәк авазын тыңлап, авылга юл ала. Иртә яздан  көзгә кадәр бакчасын карый, берәр «партия» чебешен алып үстерә һәм кыш чыгарга кабат җылы бәдрәфле фатирына китә.

Кеше, лаеклы ялга чыккач, рәхәтләнеп ял итәм, үзем өчен яшим, дип хыяллана. Ә Тау Иленә кайтып төпләнгән Люция һәм Габбас Ишмөхәммәтовларның картлыкка планнары башка. Алар, гомумән, аны яңа эшләнгән матур яшел капкалары аша бөтенләй кертми торырга булганнар, чөнки олыгаю ягына чыгып барабыз дип уйланып утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк. Эшләре баштан ашкан. Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләрме әле? Пенсия яшенә җитүнең – җир җимертеп яшәүдән туктау, кебек уйлардан бик ерак торуына тере мисал инде алар. Әйткәнемчә, авылларда «дачниклар» артты, ә утыз ел шәһәрдә яшәгәннән соң, туып үскән нигезенә кайтып төпләнеп, яшьләр дә батырчылык итмәгән авыр хезмәткә башы белән чумучылар бик сирәк.

Тулырак язманы газетада укырга мөмкин (№89).

Илсөя Завилейская фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X