Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ылыслы себеркеләр

Аларны әзерләү өчен кедр, пихта һәм чыршы ботакларын кулланырга була.

Ул каен, имән, юкә себеркеләре кебек популяр түгел, чөнки чабынганда инәләренең каклавына һәркем түзә алмый.

Мондый процедурадан сизгер тәнле һәм яралары булган кешеләргә баш тартырга кирәк. 

Ылыс – туберкулез, ревматизм, сулыш юллары авырулары вакытында файда биреп дәвалаучы үсемлек. Аны теш сызлаганда хәлне җиңеләйтү һәм нерв киеренкелеге вакытында кулланалар. Ылысның хуш исе тынычландыра. Мондый себеркене ел әйләнәсе ясарга була. Инәләре бик кадалмасын өчен, аны озаграк парландырырга кирәк. Ә инде яфраклы агач ботаклары белән аралаштырып бәйләсәгез, тагын да яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X