Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылылык энергиясенә бәяләр июль аеннан артачак

Бер гигакалория өчен тариф 59 сумга арта.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). “Казэнерго” АҖ 1июльдән җылылык энергиясенә бәяләрне арттырачак. Бу хакта журналистларга “Татар-информ”га интервьюда компания генераль директоры Рөстәм Абдулхаков сөйләде.

“Бүгенге көндә тариф бер гигакалориягә 1 мең 678 сум тора. Ул бер гигакалориягә 1 мең 737 сум булачак”, — диде Абдулхаков.

Һәр елны 1 июльдән тарифлар җылылыкка гына түгел, тулаем энергетика буенча арта. Безнең оешмада гына да түгел, ә тулаем тармакта.

Шул ук вакытта еллык тариф үсеше дүрт проценттан артырга тиеш түгел. Быел Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Казэнерго” өчен җылылык энергиясенә тарифны 59 сумга, ягъни 3,5 процентка арттырды, дип хәбәр итте компания башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЖКХ вода газ тариф электроэнергия