Һәйкәл ачылды
9 май – Бөек Җиңү көне уңаеннан районыбыз авылларында митинглар һәм «Үлемсез полк» акциясе узды.
Татар Танае белән Кече Ачасыр халкы өчен бу көн икеләтә шатлыклы булды. Һәйкәл Татар Танаеда грант һәм иганәче ярдәме белән салынды.
Ә Кече Ачасырда үзсалым акчасына төзелде. Шулай ук яу кырында башын салган авылдашлар исемлеген Фәрит Гыйсмәтуллин яздырган. Һәм бәйрәм ахырында шушы ук гаилә мәчеттә ифтар ашы уздырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бик тә игелекле эш башкарылган, ӘФАРИН, ә тагын бик мактаулы авыл халкын берләштерә торган данлыклы - Татар Танае авылында Афзал Шамов һәйкәленең проектларын эшләтеп, 270 мең грант та сорап йөрдек, аны авыл халкы алдында экс главы - Фоат Шәмсиев аңлатып та йөрде. Бу 2015 елларда ук иде, ә бүген 2019 ел. Афзал Шамов исемендәге туристлар маршруты да районның ГЕН. планында барлыгын танайлылар белә микән? Клара Мәрдановнага җавапны шушы тел. 89655991034 аша җавап бирсәгез иде.
0
0
0
0
Үтерә бу Клара ханым, аноним итеп яза да, телефон номерын, исемен куя. Яз инде үз исемеңнән, сезне хөрмәт итәбез бит!
0
0
0
0
Илсөя! Сине Клара апаң 2015 елдан бирле "үтерә", ә әле дә минем абруема кырау төшерергә теләсәң дә, синең гомерең генә җитмәс. Мин синең ише "үлүче"ләрне 1986 елдан бирле "ТӘРБИЯЛИМ". Минем белән газета аша көрәшсеннәр дип, 10 ел буена, йөрмәдем "Яшел Үзән" газетасын оештыру артыннан. Исемен куйгач, аноним буламы инде иптәш "редактор". Кызларың көлә, тукта минем белән газета аша, сүз базары ясап ятудан. Мин синең өчен өлкән публицист ничек ояла белмисең? Бер генә сүз дә язма инде. Минем 80 яшьлек ОЛЫ - юбилеемә хәзерләнә башласаң халыкка якынаерсың. Халык бик акыллы -УЛ! Аларны, ялганнан сөрсегән сасыңны чыгарып, яулый алмассың. Аноним түгел: исемем бар!!!
0
0
Яшел Үзән
0
0
Клара Мәрдәновна, ник әле сез укучыларыбыз язган комментарийны миңа сылтыйсыз. Уемда да, күңелемдә дә Сезнең абруегызга кырау төшерү теләге, ышаныгыз, юк! Шушы изге Рамазан аенда яла якмасагыз иде. Гомумән, сүз базары ясап ятарга вакыт юк, газетаның киләчәге өчен, подриска дип чабабыз. Бүген, 19 май Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казанда Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашабыз. Якынлашып килүче бәйрәм белән, барчабызны да!
0
0