Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге ял җитте

Районыбызда урнашкан 9 стационар һәм 1 палаталы лагерь 1-2 июльдә балаларны кабул итте.

Балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе һәрвакытта да мөһим булды. Быел, бигрәк тә, коронавирус авыруы аркасында мәктәп яны лагерьлары ачылмады һәм җәй башыннан ук балалар лагерьларга урнаша алмады.

Малай-кызларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру – респуб ликада иң мөһим социаль программаларның берсе. 2020 елда Яшел Үзән муниципаль районының сәламәтләндерү кампаниясенә республика бюджетыннан финанслау 30 604,1 мең сум тәшкил итә. Бу хакта район Советының илле сигезенче сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков җиткерде.

Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында ял итүне оештырганда, аерым әзерлек һәм чиктән тыш игътибар таләп ителүен яхшы аңлыйбыз. Шуңа да, иң әүвәл билгеләнгән нормалардан һәм таләпләрдән тыш, сәламәтлек саклану министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда балаларның санитар куркынычсызлыгын тәэмин итүнең көчәйтелгән чаралары эшләнде. Бу – медицина тикшерүе, дезинфекцияләү, индивидуаль саклау чараларыннан файдалану, әти-әни белән күрешү көннәрен юкка чыгару һәм башкалар.

– Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануның кичектерелгән срокларын исәпкә алып, 2020 елның җәендә 822 кеше ял итә алачак. Бу сан, беренче план буенча, 5046 кеше булырга тиеш иде. 240 кеше – палаткалы лагерьларда, 338 кеше – стационар лагерьларының җәйге профиль сменаларында (88-Җәлил, 250-Горький) 18 көн ял итәчәк. 244 кеше җәйге стационар лагерьда (М.Җәлил исемендәге һәм Васильевский) 21 көн дәвамында сәламәтлеген ныгыта алачак. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, авыр тормыш хәлендә калган 156 бала лагерьга юллама белән тәэмин ителәчәк. Барлык юлламалар ТР Яшьләр министрлыгы квотасы буенча бушлай бирелә. Пандемияне исәпкә алып, мәктәп яны лагерьларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде, – дип сөйли Денис Лулаков.

Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2019 елда «Чайка» лагерен капиталь ремонтлауга 214 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Бүгенге көндә эш тулы күләмдә башкарыла. 1 июльдә, министр Дамир Фәттахов һәм район җитәкчесе Михаил Афанасьев биредә булды. Очрашуда лагерь территориясен, шулай ук, яр буе линиясен төзекләндерү буенча бурычлар билгеләнде. «Чайка» лагере концепциясенең төп идеяләре – халыклар дуслыгы һәм милләтара бердәмлек, яшь буынны рес публикабыз, Идел буе төбәкләре, Россия халыклары традицияләре белән таныштыру. Лагерь Яшел Үзән районының Идел буенда этномәдәният учагы булып торачак. Һәм аны киләсе елның 1 июнендә ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев