Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге каникул җитә, кая барырга?

Укый-укый балалар гына түгел, әти-әниләр дә арыды.

Шуңа да җәйге каникулны барыбыз да зарыгып көтәбез. Тик ялны ничек итеп файдалы һәм күңелле уздырырга соң?

Күпләр инде бу мәсьәләне алдан ук хәл итеп куйган. Кемдер лагерьга бару, кайберәүләр әби белән бабай янына авылга кайту турында хыяллана. Безнең районда исә ял итү һәм эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. 2022 елда Зеленодольск муниципаль районында балаларның, яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру турында район Советының XVI сессиясендә яшьләр бүлеге җитәкчесе Веста Калистра това сөйләде.
Гадәттәгечә, ТР Министрлар Кабинетының Карары нигезедә җәйге ял кампаниясе өч юнәлештә оештырыла: шәһәр читендәге стационар, мәктәп яны һәм палатка лагерьлары; балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре һәм балалар мәйданчыклары; яшүсмер ләрне һәм яшьләрне эшкә урнаштыру. Зеленодольск муниципаль районына Татарстан Республикасы бюджетыннан 35 885,40 мең сум күләмендә субсидия, шулай ук район бюджетыннан 362,5 мең сум бүлеп биреләчәк. Барлыгы 6 028 бала һәм яшүсмер өчен ял оештыру планлаштырыла.
– Быелның җәйге чорында Зеленодольск муниципаль районы балалары өчен М.Җәлил исемендәге, «Горьковец», «Васильево» шифаханәсе территориясендә, мәктәп яны лагерьларында, палаткалы һәм стационар лагерьларда профильле сменалар үткәрү планлаштырыла. Беренче смена 28 майдан башлана, – дип сөйли җитәкче.
Җәй әле ул ял итү генә түгел, кай берәү ләр өчен акча эшләп алу мөм кинлеге дә. Быел да район һәм шәһәр пред приятиеләрендә һәм оешмаларында балаларны һәм яшьләрне эшкә урнаштыру планлаштырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлангыч мәгълүматлары буенча, каникул вакытында балигъ булмаган балалар һәм студентларны кабул итү саны 600 кеше тәшкил итәчәк, шул исәптән 300 – шәһәрдә, 300 – районда.
– Якындагы планнар белән уртаклашканда шуны әйтәсе килә, Кече Шырдан авылы территориясендә балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек лагеры проекты эшләнә. Ул үзенә өч йокы, ашханә, укыту, административ, медицина корпусларын алачак. Әлеге төзелеш мәйданы 5314 кв. м тәшкил итәчәк, – дип җиткерде Веста Калистратова.
2022 елның 31 мартында балалар туристик кешбэкының популяр программасы старт алды, аның ярдәмендә ата-аналар баланың лагерьга юлламасы бәясенең 50%ына кадәр, әмма 20 мең сумнан да артмаган акчаны кире кайтара ала. Моның өчен ата-аналарга балалар лагерына юлламаны «Мир» картасы ярдәмендә сатып алырга кирәк.
Өч ай вакыт күп кебек тоелса да, бик тиз узып китәчәк. Иң мөһиме көзен балалар ял итеп, көч җыеп, укырга керешсеннәр, җәй бәла-казасыз имин узсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X