Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге җимешләрнең кайсы иң файдалы?

Табиблар иң аз калорияле, файдалы һәм туклыклы җәйге җимешне билгеләгән.

Җиләк-җимеш чорында ел әйләнәсенә җитәрлек витамин туплап калырга тырышабыз. Тегесен җыябыз, монысын сатып алабыз, тагын күрше кертә, авылдан күчтәнәч килә. Кайсын сайларга?
Табиблар абрикоска игътибар итәргә куша. 100 грамм җимештә нибары 44 килокалория булса да, ул гаҗәеп туклыклы. Диетада утырганда, аз ашый торган көннәрдә абрикос кәефне һәм организмның тонусын да күтәрә икән.
Моннан тыш, абрикос ярдәмендә кандагы холестеринны нормага китерергә, шлак, токсиннардан котылырга була. Ул йокысызлыктан интеккәндә ярдәмгә килә. Анда тимер матдәсе күп, шуңа йөкле хатыннарга файдалы. Кыскасы, күпләп ашарга да була.
...Базарга абрикоска чаптыкмы?!

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев