Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге бәйге старт ала, читтә калмагыз

Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә район Советының 47нче, шәһәр Советының 46нчы сессиясе берләшкән төстә узды. Көн тәртибенә 28 сорау куелган иде. Һәм иң беренчесе – күңелле нотадан башланды.

«Яшел Үзән» редакциясе район башлыгы призына үткәрелгән бәйгеләр турында баш мөхәррир Илсөя Завилейская сөйләде. Белгәнегезчә, кышкы чорда ул – «Безнең йортта – Яңа ел» исеме астында үтә, ә язгы-җәйге вакытта узганы «Иң яхшы ишегалды» дип атала. Әлеге проект 2015 елда старт алган иде, ул чакта бары 180 гаилә катнашырга теләктәшлек белдергән булса, 2018 елда бу сан (2019ның кышкы чорын да исәпкә кертеп) 1476 кешегә җитте. 
– Һәркем үзенең балаларын матурлыкта, чисталыкта, гүзәллектә үстерәсе килә. Һәм бу теләк хыял гына түгел, ә аны чынга ашыруы җиңел. Бәйге барышында без моны яхшы аңладык һәм күрдек. Чөнки күп гаиләләр, ишегалларын төзекләндереп, чәчәкләр утыртып кына калмыйча, туган авылын ямьләндерү, балаларына бәхет өләшү өчен мәйданчыкларын да булдыра. Нәкъ менә шундый битараф булмаган райондашларыбыз, шәхси йортта яшәүче яшел үзәнлеләр өчен бәйгенең юбилей этабын  «Иң яхшы ишегалды» бәйгесен игълан итәбез, – дип сөйли Илсөя Завилейская.
Җәйге конкурс 15 майдан 26 августка кадәр барачак. Катнашучылар һәр айда фотоларны газетага җибәреп торырга, ә аларда алга таба үзгәреш булырга тиеш. Сайтта тавыш бирү ай саен булачак, аның нәтиҗәсендә иң шәп 40 фото сайланып алыначак. Катнашучыларның «Яшел Үзән» газетасының икенче ярты еллыгына язылуы төп шартларның берсе. 
Шулай ук «Яшел Үзән» сайтында «Сезнең уңышлар» дигән сәхифә ачылачак. Катнашучылар санына карап, авыл җирлекләренең бердәм рейтингы төзеләчәк. Бу ни өчен кирәк соң?

Тулырак газетада (№31).

Гөлнара Вәлиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев