Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язын табигать белән вируслар да уяна

Яз җитте, әмма аның белән бергә пневмония һәм кискен вирус авырулары (ОРВИ) да килә, шуңа күрә аларны кисәтү чаралары турында да онытмаска кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мартның икенче атнасында ОРВИның 377 очрагы теркәлгән, бу аннан алдагы атнага караганда 21 очракка күбрәк, авыруларның яртысыннан артыгын (59%) балалар тәшкил итә. Лабораториядә расланган грипп очраклары теркәлмәгән.

Шулай ук мартның икенче атнасында хастаханәдән тыш пневмониянең 69 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна белән чагыштырганда 57 очракка кимрәк.
Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны мартның 2 атнасында тотрыклы торган (атна саен 19 очрак лаборатор раслана). 19 мартка Яшел Үзән муниципаль районында яңа коронавирус йогышлы авыруының, арту нәтиҗәсе белән, 736 очрагы теркәлгән.

– Нинди авыру ул хастаханәдән тыш пневмония?
Сорауларга Роспотребнадзор Яшел Үзән бүлегенең баш белгеч-эксперты Ирина Фадеева җавап бирә:
– Бу сулыш юлларының түбәнге өлешенең бизгәк, ютәл, какырык бүленеп чыгу, күкрәк читлегендә авырту, тын бетү симптомнары белән үрелеп барган кискен ялкынсынуы.
Мондый пневмония иң киң таралган йогышлы авырулар рәтенә керә. Гадәттә, хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны ОРВИ белән авыручылар арткан чорда күзәтелә, ләкин ул елның теләсә кайсы вакытында теркәлергә мөмкин.

Әмма, гадәттә, кешеләрнең күпчелек өлеше медицина ярдәме сорап, авырый башлавының җиденче, яисә аннан да күбрәк көннән соң мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә авыру кешенең сәламәтлеге торышы аның кайчан мөрәҗәгать итүенә бәйле дә инде. Башлангыч чорда дәвалану уңай нәтиҗәләргә китерә.
– Ирина Владимировна, хастаханәдән тыш пневмония, ОРВИ, коронавирус инфекциясе белән авырмас өчен ничек сакланырга кирәк?

– Иң беренче чиратта чисталык, кул гигиенасын сакларга кирәк. Кулларны сабын белән, бигрәк тә ютәлдән яки төчкергәннән соң юарга киңәш ителә. Шулай ук спирт нигезендә кулларны эшкәртү өчен каралган чаралар да нәтиҗәле булып тора. Ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кәгазь салфетка белән капларга кирәк. Хастаханәдән тыш пневмониядән сак лануның нәтиҗәле ысулы булып, пневмоккок инфекциясенә каршы иммунизация тора. Ул профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән. Беренче прививка – 2 айда, икенчесе – 4,5 айда, ревакцинация 15 айда үткәрелә. Прививкалар теркәлү урыны буенча поликлиникада ясала. Шулай ук бүлмәләрне җилләтү дә мөһим. Чөнки вируслар сөйләшкән вакытта һавада – 2-3 м, ә ютәлләгәндә 6-8 м ераклыкка таралырга, әйберләр өстендә һәм кулларда озак вакыт сак ланырга мөмкин.

Әлбәттә инде, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәскә, сулыш органнарын саклау өчен битлек кулланырга, кешеләр күп җыелган урыннарда йөрүдән тыелырга, һава торышына карап киенергә, авыру билгеләре барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сакланган һәм профилактика чараларын күргән кеше сирәк очракларда гына авырый. Ә саклану авырганга караганда арзангарак төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев