Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да

Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.

Әни гомере буе Зур Өтәк авылында яши. 89 яшендә булуына карамастан, һәр елны «Яшел Үзән»гә языла. Һәр санын көтеп ала һәм үзе үк укый алуына шөкер итәбез. Һәммәсен күңеленә якын ала: кайберләре өчен борчыла, кайсылары өчен шатлана.
Киләсе 2018 елга әллә инде язылмасмы дип уйладык, бәлки, шәһәргә дә алып китәрбез дигән идек. «Юк, язылмыйча булмый», – дип пенсиясеннән подпискага да өлеш чыгарды. Әнием яратып укырлык, шәп газета чыгаруыгыз өчен рәхмәт инде сезгә.
Редакциядән: җылы хатыгыз өчен рәхмәт. Вәсилә әбигә озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз. Ә инде шәһәргә күчә калсагыз, безнең газетаны Яшел Үзәндә дә алдырырга мөмкин.


Вәсилә әби хат белән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанция дә юллаган. Исегезгә төшерәбез: газетага язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатабыз. Ашыгыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка 2018