Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язны игенче дулкынланып көтә

Табигать озын кышкы йокыдан уянып килә. Әйе, быел яз сизелерлек соңарды. Шулай да табигать үзенекен итә: көннән- көн ныграк кыздырган кояш астында кар күзгә күренеп эреде. Туган ягыбызга җырчы кошлар да, кыр казлары да кайтты. Инде Ходай җылы яңгырын да кызганмады. Һавалар чистарып, җирләр йомшарып китәр дип ышанасы килә.

Язны аеруча игенче дулкынланып көтеп ала. Ниһаять, иркен кырларда җиң сызганып эшләр чак җитте. Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры язгы чәчүгә керешергә санаулы көннәр генә калып бара. Киләсе елда икмәкле булуыбыз шушы вакытта хәл ителә бит. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак. Ә Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кырга чыгарга инде стартта торалар дисәң дә була. Быел алар бу мөһим эшкә 1-2 атнага соңрак керешә.
– Бу шимбәдә язгы чәчүгә чыгарбыз дип тә уйлаган идек, соңгы көннәр кояшлы, җылы торды бит. Әлегә яңгыр эшебезне азрак тоткарлый, әмма анысы да кирәк. 17 апрельдә «ВЗП Заволжья» ширкәте территориясендә чәчүлекләрен минераль ашламалар белән самолет ярдәмендә эшкәртә башлады, – дип сөйли районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең   җир эшләре буенча консультанты Шәүкәт Шәрипов.
Районның һәр хуҗалыгында да чәчүлек орлык әзер, техниканың төзеклеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тикшереп киткән. Гомумән язгы культуралардан бөртеклеләр – 7000 гектарда, техник культуралар – 6000 гектардан артык, азык культуралары 7300 гектарда чәчеләчәк. Көзге культураларга килгәндә, алар кышны уңай кичергән.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы яз кыр эшләре язгы чәчү