Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язмыштан узмыш юк

Яшь барган саен, сүз иярә сүз чыгып, тирә-күршебездә яшәгән авылдашларыбызның гаилә тарихлары белән кызыксынабыз.

 Әле менә бик якын танышымның нәсел тамырларын барларга туры килде. Революция булыр алдыннан бер татар авылына кайтып килик әле.

Гади авыл кешеләренең хәлен тарих китапларыннан укып беләбез, биредә дә шул ук хәерчелек, авыр тормыш, эшсезлек хөкем сөрә. Җиткән кыз булып өлгереп килгән Гайнелхәятнең егете Сабир, көзгә өйләнешергә сүз куешып, аңарчы акча эшләп кайту нияте белән читкә китеп бара. Болай да ишле гаиләсенә ашарга җиткерә алмаган әти-әнисе, булачак кияүне көтеп ятмый, чөнки, вакыт та шактый үтә, хатыны үлеп, алты баласы белән тол калган өлкән яшьтәге иргә җиләк кебек кызларын биреп тә куялар. Әле ярый, ул вакытка ирнең балалары инде кайсы үсеп тә җитә, кабат уртак ике бала – Ләмига белән Шакир туа.

Тормыш иптәше Закир, яшь хатынын кыерсытмый үзе, тик арада мәхәббәт тә юк, бары хөрмәт кенә була, билгеле. Берничә елдан Гайнелхәятнең ире вафат була, озак та үтми акча эшләргә киткән җиреннән Сабир да кайтып төшә. Яратып йөргән кызы бит, әнисе каршы килүгә карамастан, аңа өйләнә. Тик ике баланы – өч яшьлек кызы һәм биш яшьлек улын, әнисе сүзе белән, кабул итми. Гайнелхәятнең ничек җаны түзеп, чыдады икән? Ике кечкенә баласын, ул вакытта инде башлы-күзле булган Закирның кызлары, үги апалары карый. Тик балалар, аеруча кечкенә Ләмига, көн дә әнисе яшәгән йорт янына килә, ачык капкадан кереп тә карый, әмма, усал каенана күреп, ачуланып, бәргәләп чыгара.

Елый-елый кайтып барган кызчыкны күреп барысының да үзәге өзелә. Икенче юлы нәни кызчык җаен таба, капка астыннан гына әнисен күреп ала да, тынычланып кайтып китә, кайбер көннәрне, каенанасы күрмәгәндә, әнисе аның кулына берәр ризык тоттырып җибәрә. Каенана үлеп киткәч, әнисе балаларын үз янына алдыра, әмма улы Шакир әнисен кичерми, ул инде үсмерлек чорына җиткән була, килми. Ләмига, танышымның әнисе ул, тумышы белән Балтач районыннан. Безнең якларга ничек килеп эләккән булган, соң?

-Әнине Васильево бистәсендәге ерак туганнары бала карашырга, диеп алып китә. Аннары ул Казанда сабын заводында эшли, юлда йөргәндәдер инде, әти белән таныша, – дип сөйли.
Әтисе Дәүләтшаның язмышы да бик бәхетле булмый. Хәлле генә кешеләрдә хезмәтче булып эшләгән әнисе, шуларда ук ялчы булган кешегә кияүгә чыга, тик аларның гомерләре бик кыс ка була, дүрт яшьлек ятим малайны әлеге хуҗалар кызганып, тәрбияләп үстерә. Үсмер егет ФЗӨ мәктәбендә укый, аннары машинист һөнәре алып чыгып, тимер юлда эшли башлый.

Дәүләтшаны карап үстергән Кәримә апасы, кырда ашлык суктырганда башына тәпәч төшеп, унсигез яшендә сукыр кала. Язмыш диген... Туганнар булмаса да, балачагында Дәүлине үстергән апасын, өлкәнәйгән көнендә Ләмига белән Дәүләтша тәрбияли. Әле Кәримә апалары күзе күрмәсә дә, өйдәге бар эшне башкара, биш баланы тәрбияләшә, аларны кунакка кайтканда көтеп ала, иң якын кешеләренә әйләнә!
Нинди генә ачы язмышлы кешеләр юк арабызда. Уйланырлык та, сабак алырлык та.

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев