Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язмышларга буйсынмас җан

Студент еллары кеше гомерендә иң истәлекле вакыт булып хәтердә кала.

Уку йортында белем алу белән беррәттән,  студентлар төрле күңелле һәм кызыклы чараларда, кичәләрдә катнаша. Шундый чараларның берсе – Яшел Үзән медицина училищесында үткәрелгән «Язмышларга буйсынмас җан» дәрес-конференциясе.

Әлеге чара Татарстан Рес­публикасы халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» ордены иясе, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Фәнис Яруллин... Бу исемне ишетүгә күз алдына явыз язмыш ихтыярына бирешмичә яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә көч тапкан мәгърур шәхес килеп баса.
Каерса да  язмыш минем
        канатымны,
Ала алмас  кешеләрне яратуны.

Дәрес  татар  теле һәм әдәбияты  бүлмәсе каршындагы «Нур» студентлар оешмасына йөрүче студентлар белән оештырылды. Конференция уку процессын нәтиҗәле оештыру һәм студентларның «Татар теле һәм һөнәри сөйләм культурасы» фәне буенча гомуми компетенцияләрне үзләштерүгә юнәлдерелгән.
«Язучы, шагыйрь Фәнис  Яруллин исеме һәм язмышы күпләргә таныш. Әмма Фәнис Яруллин язмышка буйсынмый, ә язмыш аңа үзе буйсына. Фәнис Яруллинның иҗат юлы – түземлек, батырлык үрнәге», – дип ачып җибәрде бу чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Хәсәнова.
Сәхнә түрендә язучының  оптимистик рухтагы шигырьләре яңгырады. 205нче группа студентлары  Камилә Кәримова – «Дөньяда мин битараф кеше түгел», Ләйсән Мәсәгутова – «Яралы кош тавышы чыгарып», 305нче группа студентлары – Айгөл Болгариева –  «Кайларда йөртми кешене»,  Алсу Гыйбадуллина – «Галим бабайның иркә кызы», Гөлия Вәлиева – «Сау булыгыз», 106нчы группа студентлары – Диана Йосыпова – «Нурсөя» һәм рус телендә 206нчы группа кызы Инесса Николаева «Край родной» шигырьләрен искиткеч сәнгатьле итеп укыды. Әдипнең сәхнәләрдә өзлексез уйналып килгән «Әнә килә автомобиль» комедия­сеннән һәм зур урын алып торган «Яралы язмышлар» әсәреннән өзекләр күрсәтелде. (206,305,306нчы группалар).  Гомер буе янәшәсендә булган иң якын кешесе Нурсөя ханымга багышланган «Нурсөя» исемле бию композициясен 305нче группа кызлары – Илнара Госманова, Айгөл Болгариева, Алсу Гыйбадуллина, Руфия Гарифуллина башкарды. Дүрт ел буе «Нур» оешмасына йөрүче Зилә Закирова сүз остасы гына түгел, ә чын моңлы җырчы да. Дәрес-конференциядә язучының җырларын  Ландыш Хөсәенова, Гөлнәзирә Әнвәрова, Снежана Фәрхетдинова  ирештерде. Баянда I курс студенты Радик Абдуллин уйнады.
Фәнис  Яруллин бөек язу­чы, шагыйрь, прозаик, драматург, көчле рухлы фикер иясе. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес. Күпкырлы талант иясенә багышланган дәрес – конференция «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән җыры белән тәмамланды.

Наилә Хәсәнова,
Гөлфинә Бариева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск студенты Зеленодольское медицинское училище активисты