Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язмышларда – ил тарихы

Кешеләрнең үлемсез хәтере безне михнәтле елларга, онытылмас көннәргә алып кайта. Ачлык еллары, гаепсезгә кулга алынулар, сугыш...

Күпләр үз җилкәсендә татыган афәт бу. Аны хәтта яшь буынга аңлатуы да читен. Әмма кирәк. Белик, ишетик, онытмыйк! Кайсы бер кешеләр  үзе белән булган хәлне, дөнья хәбәрләрен истәлек дәфтәренә теркәп бара. Бу дәфтәр аның юлдашына, сердәшенә әйләнә. Ә менә  Илһамия  апа Төхватуллина бу истәлекләрне күңел дәфтәренә туплаган. Ул үткәннәре турында гаиләсенең, туганнарының күргән газапларын ачылып китеп сөйләгәннәрне ак кәгазьгә төшерергә батырчылык иттем.

Бабаларым – горурлыгым

«Әхмәтҗан бабаның җиде ир баласы була. Алар бик көчле, зур бәдәнле, тырыш кешеләр. Җиде ир бертуган иген игеп, мал тотып, атлар асрап, печән чабып көн күрәләр.Тормышлары әйбәт була. Шул җиде ир туганның берсе минем баба Нурулла иде.  Бабайны да, әбине дә бик яхшы хәтерлим. Гел шул төп нигездә яшәдек. Туганнарым да, туганнан туганнарым да үлеп бетте инде. Хәзер аларның балалары белән туганлашып яшим.
Нурулла бабай бик гыйлемле, дини, шуңа да аның балалары да эшчән, укымышлы булалар. Балаларның берсе минем әти. Әтием Гарифулла Нуриев  1898 елда туган, әни Шәмсенур 1902 елгы, Олы Ачасыр авылыннан Мулла Иленә килен булып төшә. Без биш бала булганбыз, бер мин озын гомерле булдым. Әти Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы ветераны иде.
1921 елны ярты авыл ачлыктан үлем түшәгендә ятканда, гаиләне саклап калу өчен әтиләр Себергә китәргә мәҗбүр булалар. Чит җирләрдә берничә ел яшәгәннән соң, туган авылына, туган нигезенә әйләнеп кайталар. Әти төрле эшләрдә эшләде, урманчы булып та эшләде, авыл халкы яратып кушамат та тактылар, «лесник Гариф» дип йөртәләр иде. Нинди генә эштә эшләсә дә, ул төгәл, намуслы кеше булып калды. Әти  үз заманы өчен  укымышлы кеше иде, фән һәм әдәбият яңалыклары белән кызыксынып яшәде, көндәлек матбугатны күзәтеп барды. Аның кешеләр белән сөйләшүе дә, мөнәсәбәте дә искитәрлек иде. Безгә биргән акыллы киңәшләрен олы хөрмәт белән искә алам.

Гаепсездән гаеплеләр

1931 елда бер гаепсезгә әтине дә, бабайны да кулга алганнар.
Үз тырышлыгыбыз белән җитеш тормышта яшәгән гаиләгә урындагы власть тыныч кына яшәргә ирек бирми.1932 елның язында бездә булган азык-төлекне, бар мөлкәтне талап алалар. Келәтне, амбарны, аннан ат абзарын сүтеп алып китәләр. Өйгә кереп чәчүлек бәрәңгене төяп, стенадагы сәгатьне, өстәлне самовары белән алып чыгып китәләр. Әни кыз бала тапкан гына була, кендек әби – Кобрә әби чаршау артына беркемне дә якын китерми һәм шунда бер самоварны качырып кала, ястык, мендәр кала. Өйдә башка бер әйберне дә калдырмыйлар.
   

Әти  1935 елда төрмәдән кайтты

Аның 200 пот күтәрә торган көймәсе бар иде. Дүрт ишкәкче –Гарифулла Күке, Габдулла Күке, Зиннәт Таһиров һәм Габдулла абый иде, ә койрыкта әти бара. Абыйны кулга алгач, аны Хәлил Гобәев алыштырды. Көймәгә капчыклар белән бәрәңге, бидон белән сөт, май, каймак, эремчекләр төяп, Зөя суы буенча Казанга сатарга баралар иде. Казанга көймәгә утырып бару – балачакның иң матур хатирәсе булып күңелемдә саклана. II классны тәмамлаган көнне әти мине үзе белән алды. Зөя өязенә җиткәч, ярга чыгып ял иттек. Җил уңаена барсын өчен көймәгә фарс дип әйтәләр иде,  җилкән күтәрәләр, ул киндер тукымадан була. Шуны ярга алып чыгып палатка кебек корып төн кундык. Бишбалта күпереннән поезд узганны күреп, мин көймәдә кычкырам: «Әти, кара, нәрсә ул, рәт-рәт тезелгәннәр», – дим. Әй, бөтен Идел өстен шаулатып көлделәр ишкәкчеләр. Казанга барып җиткәч, көймәне каравылчыга тапшырып, фатирга урнаштык. Һәркөн базарга чыгып сатабыз. Беркөнне мин арып фатирга кайтам дип кайтып киттем, адаштым, Бауман урамына барып чыкканмын, кычкырып елыйм. Мине  бик матур бер кыз  колхоз базарына, әтиләр янына илтеп куйды. Бер атнадан азык-төлекне сатып бетереп, аласы әйберләрне алып, кайтыр юлга чыктык. Әти миңа бик матур күлмәк, аяк киеме алды. Кайтып җитсәк, пристань тулы халык. Алар, Казаннан үзләре төяп җибәргән товарларын алырга җыелганнар икән.
Бер елны, Гарәф Гаязов йортыннан янгын чыга. Янгын көчәйгәннән көчәеп урам аша салам түбәле йортларга сикерә.
1934 ел иде, биш йорт янды – безнең йорт, Гарәф абыйлар үзләре, Гаяз Зыятдинов, Хәлил һәм  Кәрим  Заһидуллиннар.  Кем ничек булдыра, өй салырга керештек. Кәрим абый йортын Зөя өязенә китеп салды. Бабай шул чакта: «Исән бит, шөкер, корырбыз, төрмә булмас», – диде. Чынлап та, бик авырлык белән булса да, кышка йорт төзеп  кердек.
Бер көн  килеп колхоз рәисе әтинең абыйсы Габдулла абыйга: «Син шәһәргә еш йөрисең, колхозга капчыклар кирәк, синең дусларың күп, Казаннан алып кайтып бир әле»,  – дип сорый. Габдулла абый шактый киң карашлы, белемле, гадел кеше була. Ул үзенә ышанып, бирелгән эшне арттырып үти, чиста күңеле белән күп итеп капчык­лар алып кайта. Шунда колхоз рәисе мәкерле планын тормышка ашыра, капчыкларны кыйммәт бәягә  алып кайтты, спекулянт,  дип кулга алдыра. Аны 1935 елда ун елга төрмәгә утырталар, этап белән Финляндиягә озаталар. Шул ук елда хатыны Нурҗиһанны биш баласы белән  ат абзарына куып чыгаралар. Юан бүрәнәләрдән салынган, ике яклы зур йортны сүтеп тау башына алып китеп хөкүмәт йорты ясыйлар. Хәзер дә күз алдымда, ул йортның басма алды баскычлары  бик матур иде. Сугыш вакытында Габдулла абыйны Ленинград ягына чыгаралар, кызганычка каршы, 1943 елда төрмәдә ачлыктан гомере өзелә. Менә шулай абыебыз бер сәбәпсезгә корбан булды. Косяково кешесе төрмәдә аның белән  бергә утыра, ул исән-сау туган ягына кайту бәхетенә ирешә. Әти аның янына барып, барын да сорашып кайтты. Кайтыр дип көткән өметебез өзелде, бик авыр булды шул чагында. 

Безнең нәселне төрмә сүзе һаман эзәрлекли

1942 елда әтинең сеңлесе Вәгыйзә апа, туганнан туган сеңлесе Рәхилә, абыйның кызы Гөлҗиһан, ачлыкка чыдый алмыйча, капчык төбендә бөртек­ле ашлык алып кайталар. Моны күреп калган берсе идарәгә кереп әйтә. Аларның өйләренә киләләр, тентү ясыйлар. Рәхилә икмәкне качырып өлгермәгән дә була, аны кулга алалар, Вәгыйзәгә керәләр, ул тирес астына яшергән була, тапмыйча чыгып киткәндә, бер куштаны «таптым», дип кычкыра, аны да кулга алалар, Гөлҗиһан икмәкне коега ташлап өлгерә, таба алмыйлар, ул шулай котылып кала. Егерме ике яшьлек Рәхиләне этап белән Себергә озаталар.Үзәккә үтәрлек итеп елаган  ике яшьлек улын кулыннан тартып алалар. Вәгыйзә апаны Зөя каласына озаталар. Ире Шәрәфетдин абый сугышта, өч баласы сукыр каенанасында калды. 12 яшьлек Вәсилә әнисен күрергә олыларга ияреп, туры юлдан барып кайту 40 чакрымга сузылган араны җәяүләп үтә торган иде. Әниләрен эшкә алып чыгып киткәндә, ул итәк астыннан бер сынык ипи бирә торган була. Вәгыйзә апа, күп михнәтләр күреп, өч елдан авылга кайтты. «Балаларның үзәккә үтәрлек елаулары, итәккә ябышып «әнине алып китмәгез», – дип  ачыргаланып елау тавышы колагымда өч ел  яңгырап торды», – дип сөйли иде ул. Ул елларны, Вәсилә белән елашып, еш искә ала идек, инде Вәсилә дә мәрхүмә.
Сугыш вакытында беркемгә дә җиңел булмады. Без  балачакны тоймыйча да калдык, сугыш уты йотты бугай, олыгайдык кына. Тамак туйдыру өчен, яз көне ялан аяк басудан «липушка» (өшегән бәрәңге) җыеп, шуннан кәлҗемә пешереп ашадык, калган арыш, солы, бодай башакларын җыеп, киптереп, он тартып тамак туйдыра идек. Юа, кузгалак тәмен  һич онытып булмый. Кара таңнан  колхозга эшкә чыгып китәбез, кичкә кадәр. Ачлыкка да, юклыкка да, җәберләүләргә дә түзә икән кеше. Яшәү шартлары нинди генә авыр булмасын, яшәргә омтыла адәм баласы.    

Сугыш кына җитмәгән...

Сугыштан соңгы елларда бөтен җирдә ачлык – ялангачлык иде. Ул вакытта мин яшь булсам да, үземнән олы кызлар белән үгез җигеп җир сөрдем, көне-төне  диярлек эштә идек.
Әтинең сугыштан исән-сау кайтуына сөенеп яши башлаганда, сеңелем Гарифә йөрәк авыруыннан 16 яшендә үлеп китте. Ул бик биергә ярата иде, әбинең читек-кәвешләрен киеп клубка китә,  «Урман алачыгы» дигән шигырьне шундый оста сөйли иде, тик гомере генә кыска булды.
Бабам Нурулланың мәңгелек йорты туган туфрагыннан еракта. 1943 елда Пермьгә улын күрергә барганда юлда үлә, шунда күмүләре турында хат килә. Әти сугыштан соң барып, чардуган корып кайтты.
Безнең гаиләгә килгән кайгы моның белән генә бетми әле.
 Энем Госман армия хезмәтеннән соң алтын шахтасына эшкә китте. Ләкин матур гына тормыш көткәндә, 34 яшендә шахтада шартлау вакытында вафат булды.  Әни белән әти Себергә барып, күмеп кайттылар, җеназаны әти үзе укыган.  Үзем гел эштә, колхоз эшендә булдым. Кышын башмаклар карый идем, җәен яшелчәчелектә эшләдем. Терлекчелектә фуражер – он биреп торучы булып эшләргә дә туры килде. Мин бер көн дә эшсез тормадым, һәрвакыт хәрәкәттә булдым. Күңел төшенкелегенә дә бирелергә тырышмадым. Кич җитсә, күңелем тула, яшереп кенә елап алам да, икенче көнне тагын дөнья мәшәкатьләренә чумам.   

Әни дә, әти дә озын гомерле булдылар

Оныкларын армиягә озатып, олы оныгының туен да күрделәр. Кече улым Әфганстанда хезмәт итте, ул ике елны  ут йотып яшәдем. Балаларымның үз тормышлары. Олы улым гаиләсе белән авылда яши, көн дә диярлек килеп торалар, кече улым Казанда яшәсә дә, атна саен кайту җаен таба. Күршеләрем бик әйбәт минем, гел булышып торалар, рәхмәт аларга. Туксанынчы дистәне тутырып килсәм дә, Аллаһка шөкер, үз аягымда йөрим, күзем күрә, колагым ишетә, коръән ашларына барам.
Гаиләбезнең язмышы никадәр аяусыз булса да, калебең саф, кыйблаң якты, туры булсын дисәң, язмышыңа рәнҗергә һич тә ярамый», – ди туган нигезенең ямен, җылысын саклаучы Илһамия апа.
Илһамия апаның ихлас, мәрхәмәтле,  якты күңелле кеше булуына  рәхмәт сүзләре әйтәсе килде. Алдагы көннәрең тынычлыкта, саулыкта үтсен, Илһамия апа! Балаларыңа, туганнарыңа, күршеләреңә изгелек бөркеп озын-озак яшә!

 

Гөлинә Абделхәева.
Мулла Иле

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыган саен укыйсы гына килеп тора.,рэхмэт Голинэ Бариевнага!!!.Илхамия апага исэнлек-саулык ,тыныч,Матур коннэр телим.

    Теги: Воспоминания годы Войны вечная память