Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Язлар көтеп яшисең син күңел, иң мөкатдәс хисләр – язларда»

Язасылар килә, нишлим икән, Әллә нигә әрни бу йөрәк. Кая шулай ашкынадыр инде, Әйтче, йөрәк, сиңа ни кирәк?! (И.Сафин)

Олы Шырданның хөрмәтле гаиләсендә туып-үскән якташыбыз Ирек Сафинның тагын бер китабы дөнья күрде. Аның әлеге «Дәрьяларда ялгыз җилкән» дип исемләнгән 320 битле саллы җыентыгы үз эченә хикәяләр, нәсер-очерклар, истәлекле язмалар, поэмалар һәм шигъри тәлгәшләрне сыйдырган.

Авторның иҗади каләме астыннан чыккан кайсыбер язмалары һәм шигырьләре белән укучыларыбыз газетабыз битләрендә дә танышып бара. Ә инде социаль челтәрләрне күзәтеп торучылар Ирек Сафинның яңадан яңа шигырьләрен көтеп аладыр, мөгаен. Чөнки алар яшәешебезнең һәр очрагына, бүгенге көн күңел халәтебезгә, кәефебезгә туры килә...

Бернинди оештырылган чара да, вакыйга яки искә алу кичәсе дә аның игътибарыннан читтә калмый, һәр уңайдан рифмалы тәлгәшләр үрелә. Китапта урын алган шигырьләрендә һәммәбез үзенең балачагын, уй-кичерешләрен, шатлык-кайгыларын таба ала. Әйе, алар автор тормышыннан, әмма һәммәбез язмышы белән аваздаш. Гомумән, аның шигырьләре рифма яраклаштырып кына язылган юллар түгел, тирән мәгънәле, фәлсәфи.

Хикәяләре – тормышның бик катлаулы, бүген алдын күрсәтсә, иртәгә арты белән борылып, мәрхәмәтсез сынаулары аша үткәрергә мөмкинлеге һәм төрле көтелмәгән «сюрпризлары» турында кисәтә. Бик тә эчтәлекле. Китапта Ирек Сафинның якташлары, тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләре турында да язмалар бар. Гомумән, «Дәрьяларда ялгыз җилкән» китабын кулыгызга алсагыз, үкенмәссез, рухи азыкка баеп, хатирәләргә бирелеп, рәхәтләнеп ял итәрсез.

Уяну

Шундый матур, гүзәл манзаралар:
Җылы нурлар сибә кояшым,
Һәр тарафта яшәү мизгеленең
Бар кыйммәтен гүя тоямын.

Кар бөртеге энҗе-мәрҗән сыман
Ялтырый да төсен үзгәртә,
Аннан кинәт эреп югала да,
Яз килүен гүя искәртә.

Гөрләвекләр елгачыклар булып,
Урамнардан гөрләп агалар,
Чыпырдашып уйный кар суында
Ару белмәс «супер» балалар.

Шундый матур, шундый күңелле чак:
Пар күгәрчен әнә гөрләшә,
Сөйгән ярлар, бары сөйгән парлар
Алар кебек шулай серләшә.

Урман юлларында ап-ак карлар
Кояш нурларында ялтырый,
Чаңгы юлларына аяк баскан
«Такса» исә никтер калтырый.

Туңган ахры мескен җан иясе,
Чишенгән бит маэмай, чишенгән,
Яз килә дип, шатлангандыр инде,
Кышны чыгаргандыр исеннән.

... Әнә шундый гүзәл манзаралар
Очрап торды бүген юлымда,
Менә сезгә тагын яздым әле
Бу мөкаддәс язлар турында!

23 март 2021 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев