Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язлар белән килде дә, язда китте... язлар белән ел да яшәрә...

Аның кайда, кайчан туып, нинди шартларда үсүен һәрберебез «Исемдә калганнар»дан укып, бик яхшы белә.

Ятим балачагын, яңа татар бистәсендәге асрамага алган гаиләдәге, Уральскида кайгыртучан Газизә апасындагы тормышын, мәдрәсәдә укуын, татар матбугатында эшләвен артта калдырып, 1907 елның көзендә ул Казанга кайта. Биредә яшь шагыйрьне колач җәеп каршы алганнар, дип әйтеп булмый. Монда инде аңардан башка да көндәшлек була.

Әмма Габдулланы татар дөньясының башкаласы үзенең тере, дәртле һәм кодрәтле тормышы белән җәлеп итә. Шуңа да ул, гасырлардан килгән милли яшәешнең тамырдан үзгәрүе турында хыялланучы фикердәшләре яшәгән «Болгар» кунакханәсенең ун квад рат метрлы гына 40нчы бүлмәсенә урнаша. Һәм базарда ярыйсы гына саллы бәягә күз ачып йомганчы сатылып барган күп тиражлы китап лар бастырган шагыйрь, калган гомерен шунда уздыра, дип әйтергә була.

Буш вакытын балалар белән уйнап яки ялгызы уздырыу ны өстен күргән. Хатын-кызлар белән аралашудан качса да, гаилә кору турында хыялланган.

Аны ярлы һәм хәерчелектә яшәгән, дип әйтеп булмый. Шулай ук, бик популяр сүз остасы дәрәҗәсендә ге кешегә тиешле бай да түгел. Нәшрият тотучы берту ган Шәрәфләргә үзенең инде моңа кадәр басылган ике җыен тыгына авторлык хокукын 50 сумга сатуы белән го рур ланган, ул аларның борыннарына чирттем, дип уйлаган. Нәтиҗәдә, эшмәкәрләр, халык яраткан шигырьләрне бастырып сатып даими керем алса, Тукай үз гонорарын ике айда туздырып бетергән.

Әмма, Габдулланың эчке дөньясы бик бай һәм киеренке булган. Әйләнә-тирә дөнья да булган барлык нәрсә аның шигъри җанында яңгыраш таба. Шигырьләрендә көлеп язган күпчелек аңа үпкәләмәгән, ачу сакламаган. Татар байлары, муллалары аның китапларын сатып алганнар, иҗатын яратып укыганнар.
1913 елның болытлы 4 апрелендә Казан һәм татар халкы Габдулла Тукае белән хушлаша. Ул 2 апрель көнне 20:15 сәгатьтә Клячкин хас таханәсендә чахоткадан үлә. Аны күмәсе көнне больница ишегалды иртәдән үк халык белән тула. Бер чыганакта 5-6 мең, ә икенчеләрендә, хәтта, 10 мең кеше шагыйрьне соңгы юлга озатты, диелә.

Мәрхүмнең әдәби хезмәтләреннән тыш, җыелган 500 сум акчасы да кала. Җирләүне оештыручылар, нигездә нәшриятләр, тагын 400 сум җыялар. Сумманың бер өлеше күмү чыгымнарына тотыла, ә калганы Казанда рус мәктәбендә белем алучы ике укучы өчен түләнә. Бу Тукайның үләр алдыннан әйткән теләге була.
Габдулла Тукайның моңсу, кыска әмма 100 яшькәчә яшәүчеләрнекеннән дә нәтиҗәле тормыш юлы үлемсезлеге белән данлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев