Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Язгы каникуллар» башланды 

23 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» киң масштаблы чарасы уза. 

Агымдагы елның 2 аенда респуб лика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 42се яраланган. 
 
Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балаларның күбесе – җәяүлеләр. Ел башыннан шундый 22 авария теркәлеп, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21е яраланган. 
Пассажир балалар катнашында 
18 юл-транспорт һәлакәтендә 
1 бала үлгән, 20се яраланган. 
 
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү махсус җайланмалардан файдаланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекция се мондый җайланмаларны 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. Әйтик, 2021 елда автоинспекторлар шундый 13 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән, 2022 елның 2 аенда 1,5 меңнән артык очрак теркәлгән. Моның административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23нче маддәсенең 3нче өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган. 
Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул укый торган белем бирү оешмасына тапшырылачак. 
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкә тендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев