Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы каникуллар барган чорда Дәүләт автоинспекциясе “Бала – төп пассажир” профилактик чарасын уздыра

Агымдагы елның 19ыннан 31 мартка кадәр юлларда балалар имгәнүләрен булдырмас өчен автоинспекторлар төрле чаралар үткәрүне планлаштыра.

ДПС нарядлары автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен игътибарга ала.
2020 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 59 юл-транспорт фаҗигасе чыккан. Аларда өч бала һәлак булган, 65е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләргә дучар ителгән. Дәүләт автоинспекциясе пассажир балалар катнашындагы ДТПларның артуына басым ясап, аерым кисәтүләр дә ясый. Агымдагы елда андый фаҗигаләр 35кә җитеп, аларда 3 бала үлгән, 15е – җәрәхәтләнгән.

Күптән түгел генә, Чистай районында “Шевроле Кобальт” автомобилен йөртүче тизлекне арттырып, “Шкода Октавия” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, “Шевроле”нең 1 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләреннән дәваханәдә үлгән. Бала махсус җайланмага утыртылган булса да, тиешле дәрәҗәдә беркетелмәгән. ДТП чыккан урында бу баланың әти-әнисе дә һәлак була. Баласы белән бергә утырган ана иминлек каешын бөтенләй кимәгән. Ә “Шкода Октавия”дә 4 кешедән торган гаилә, шул исәптән 2 бала утырган була. Балалар кагыйдә буенча махсус җайланмаларда булганга күрә, аларның сәламәтлегенә зур зыян килми. Россия Федерациясе законнарына ярашлы рәвештә, җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге бала һәм арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге бала авырлыгына һәм буена карап, махсус җайланмада йөртелергә тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәсенең үтәлешен нык тикшереп торачак. 2019 елда автоинспекторлар шундый 12 меңгә якын закон бозу очрагын , 2020 елның 2 аенда 2 меңнән артык фактны кисәтә алган. Моның өчен Россия Федерациясе Кодексының 12.23нче маддәсе буенча 3 мең сум күләмендә штраф салу каралган.

Полиция хезмәткәрләре юлларда йөргәндә үзләре тәртип бозган балаларны да игътибардан читтә калдырмаячак. Шуңа күрә юлларга чыккан һәркемгә кагыйдә үтәү зарур.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев