Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы каникул озайтыламы?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырга планлаштырмый.

Бу турыда министр урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«Мәктәп каникуллары 23еннән 31 мартка кадәр булачак. Бүгенге көнгә каникулларны озайту турында карар юк. Алга таба нәрсә буласын әлегә белмибез», - диде ул журналистларга.

Каникулга кадәр атнада да укучыларны мәктәпне карантинга япмаячаклар: «Әгәр без баланы мәктәптән җибәрәбез икән, ул бит әле аның өйдә генә утырачагын аңлатмый. Ата-аналар вакытын гел баласы белән үткәрә алмаска мөмкин, үзләре генә калгач, алар сәүдә үзәкләренә яки башка җиргә китә алалар. Шулай итеп без аларның куркынычсызлыгын тәэмин итә алмыйбыз», - дип аңлатты моны Алсу Әсәдуллина.

Бүгенге көндә, министр урынбасары сүзләре буенча, барлык белем бирү оешмаларында профилактика чаралары күрелә: бүлмәләр җилләтелә, дымлы җыештыру үткәрелә, дезинфекция ясала, балалар визуаль күзәтү астында.
Мәгълүмат “Идел” журналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев