Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Язгы чакырылыш буенча биремне үтәячәкбез": пандемия шартларында әзерлек барышы

Беренче апрельдә язгы чакырылыш башлана. Пандемия шартларында аңа әзерлекнең ничек баруы турында Яшел Үзән һәм район хәрби комиссары Рамил БАТРШИН сөйләде.

- Бу - коронавирус инфекциясе аркасында чикләнгән кысалар шартларында узачак өченче чакырылыш кампаниясе. ТР җитәкчелеге һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә алдан ук әзерлек эшләре алып барабыз. Вирусның таралуын булдырмауга юнәлтелгән барлык чаралар да тайпылышсыз үтәлә.

Бездә чакырылыш контингенты, нигездә, шактый төпле, хәлне аңлый. Форсаттан файдаланып, чакыру комиссияләренә чакырылачак барлык яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә: юлда инфекцияне эләктермәү өчен өйдән алып хәрби комиссариатларга кадәр юлда шәхси саклану чараларын кулланыгыз.

Язгы чакырылыш вакытында 150гә якын Яшел Үзән кешесе хәрби хезмәткә китәчәк. Хәзерге шартларда төп басымны хәрби хезмәткә чакыру ресурсының санына түгел, ә сыйфатына юнәлтәбез.

Югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар комиссиягә беренче чиратта чакырылырга тиеш.

Команданы хезмәт итү урынына озатып бару өчен килгән хәрби хезмәткәрләр, аларга территориядән чыгу тыелган, даими урнашу урынына барып җиткәнче, җыелма пунктта урнаштырылачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналарын һәм якын туганнарын моңа аңлап карауларын сорыйлар. Шулай ук, җыелма пунктка егетләр янына килергә киңәш ителми, алар белән телефон аша аралашу киңәш ителә.

Егетләрне Татарстан җыелма пунктыннан дезинфекция ясалган пассажир транспортында җибәрәчәкләр. Вокзалда, аэропортта призывниклар төп пассажир агымыннан читләштереләчәк. Алар аерым пассажир вагонында барачак.
Балалар шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары, туклану белән тәэмин ителәчәк. Озата баручылар арасына хәрби частьнең медицина хезмәткәре дә керә ала.

Команда соңгы станциягә транспорт белән китереләчәк, анда барысы да ике атналык карантин узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев