Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы авитаминоз белән көрәш

Озакка сузылган кыштан соң, ниһаять, яз килде. Бу, әлбәттә, кәефне күтәрә, әмма салкыннардан соң арыган организм җылылык һәм кояш нурларына чын-чынлап сөенергә ирек бирми. Дөрес туклану авитаминозны җиңәргә һәм кирәкле энергия тупларга мөмкинлек бирәчәк.

Кызганыч яз көне яңа яшелчәләр һәм җиләк-җимеш юк, ә складларда ятканнар витаминнарга бай түгел. Әйтик, мандарин һәм апельсиннарда C витамины аз, ә кызыл борыч, киви һәм башлы суган, киресенчә, аны саклый. Авокадо, балыкка һәм диңгез ашамлыкларына, сыер һәм тавык бавырына, диңгез кәбестәсенә игътибар итәргә кирәк. Сезгә берничә гади генә витаминлы рецепттәкъдим итәбез.
Төнәтмәләр. Кирәкле әйберләр үзегездә киптерелгәннәре юк икән, даруханәләрдән алырга була.
1 аш кашыгы гөлҗимеш һәм 1 аш кашыгы миләшне кайнап кына чык кан суга салырга. 4 сәгать тө нәткәннән соң, сөзәргә һәм көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә.
100 гр каенның яшь яфракларын вакларга һәм 3 стакан кайнар суга салып, 4 сәгать төнәтергә. Көненә өч тапкыр берәр стакан эчәргә.
Витаминлы соклар.
Яңа сыгылган сокларны озак тотмый, ашар алдыннан 30 минут кала кулланырга кирәк һәм тәүлеклек доза 200-300 миллилитрдан артмасын. Ашказанында югары кислоталылык һәм диабетлы кешеләргә аларны эчәргә ярамый. Минерал матдәләр күп булган яшелчә соклары эчеп карагыз. Мәсәлән, 5:1:3 нисбәтендә кишер, чөгендер һәм сельдерей катнашмасы. Тагын бер файдалы рецепт: томат согына (үзегез сыксагыз бигрәк яхшы) блендерда изелгән кыяр, петрушка һәм кара борыч кушып болгатыгыз. Кишер һәм әфлисунлы эчемлек тә витаминнарга бай: 1 стакан кишер согына ярты әфлисун согы кушыгыз, ¼ өлеш лимон согы, 1 чәй кашыгы бал һәм ярты стакан кефир өстәгез. Язын цитруслы эчемлек тә көч өстәр: 1 әфлисун согына ярты лимон согы һәм 50 гр минерал су кушып болгатыгыз.
Яшелчә салатлары һәм ашлары, шулай ук файдалы. Ә яшелчәләр белән пешерелгән бавыр төрле витаминнар (А, В, С, В6, В12, һ.б.), минерал матдәләр (тимер, кальций, бакыр, натрий, цинк һ.б.), аминокислоталар һәм башка мөһим элементлар чыганагы. Моннан тыш, бер порция бавыр да күп кенә витаминнарның көнлек һәм хәтта айлык нормасы бар.
Витаминлы десерт. Десерт – тат лы торт, пироженое яки туңдырма дигән сүз түгел. Ул тәмле дә, файдалы да була ала.
Кирәк: 1 груша, 1 алма, 1 әфлисун, 2 киви, 1 аш кашыгы лимон согы, 200 гр күрәгә, 1 аш кашыгы шикәр оны, 20 гр майсыз каймак, 100 гр мүк җиләге (катырылганы да ярый).
Әзерләү: груша белән алманы кисәкләргә турап, лимон согы сибәргә. Әфлисунны чистартырга һәм өч өлешкә кисәргә. Күрәгәне җылы суда җебетеп, саламлап турарга. Кивины кисәкләргә бүләргә. Барысын бергә кушарга һәм каймак кушып болгатыр га. Десертны чикләвек, мүк җиләге белән бизәргә, өстенә шикәр оны сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев