Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язга яңарабыз: шарф сайлый беләсезме?

Күңелегезгә генә түгел, ә образыгызга да яз кәефе өстисегез киләме? Сезгә шарф һәм яулыклар ярдәмгә килер. Яңа кием алмый гына да, башкалардан аерылып торырга була. “Яшел Үзән”нән берничә киңәш.

  • *Шарф ул муенга бәйли торган аксессуар буларак, сезнең тышкы кыяфәтегезнең матур якларын да, җитешсезлекләрен дә ассызыклый ала. Шуңа күрә аның төсе сезгә һәм тышкы кыяфәтегезгә туры килсен.
  • *Күз, чәч һәм тән төсе кергән шарф сайласагыз, оттырмассыз.
  • Шарф үзәк, ачык бер деталь булып тора.
  • Бизәкле киемнәр белән бер төсле генә шарф кияргә кирәк, ә бер төслегә киресенчә, бизәкле дә бара.
  • Исегездә тотыгыз, образда акцентлар артык күп булырга тиеш түгел, бу аны бербөтен итәргә комачаулый.
  •  Шарф һәм өске кием фактураларының туры килүенә игътибар итегез. Мәсәлән, йон шарф җиңел тренч белән туры килми. Шулай ук ефәк яулык, йон пальтога уңышлы пар да булмас.
  • Шарфның күләме дә зур әһәмияткә ия. Оптималь озынлыгы - 170-180 см. Нәкъ шундый озынлык күпчелек билгеле төеннәрне бәйләргә мөмкинлек бирә.
  • Фигурагызның үзенчәлекләрен исәпкә алыгыз. Фасоны, шарфның төсләре һәм текстурасы сезнең тышкы кыяфәтегезнең төсләрен ассызыклап кына калмыйча, фигураның кимчелекләрен дә яшерергә сәләтле. Мәсәлән, очы асылынып торган бик киң булмаган озын шарф гәүдәгезне ябык һәм төз күрсәтә.
  • Эре бизәкләр, бигрәк тә шакмак, эре бәйләм, люрекслы шарфлар һәрвакыт зурайтып күрсәтә. Эре итеп бәйләнгән шарф кечкенә һәм нәфис кызда мәгънәсез һәм урынсыз булып күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    и, рәхмәт, кызлар! бик яхшы киңәшләр!