Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз тау артында түгел

Февраль кышның соңгы ае.

Сизәсездер, урамда салкын булса да, кояш җылырак яктырта, көннәр дә күзгә күренеп озыная. Февральдә бакчачылар акрынлап эшкә керешә. Сезонга әзерләнү һәм яшелчә утыртыр вакыт җитә. Орлыкларны уңайлы көннәрдә генә чәчәргә кирәк. Моны ай календаренә карап белергә була.

Уңган бакчачыларга берничә киңәшебез дә ярап куяр.

Февральдә тычканнар аеруча активлаша. Кимерүчеләр йомшак кар аша агач кәүсәләре һәм тамырларына зыян салмасыннар өчен карны яхшылап таптарга һәм тыгызларга кирәк. Мондый «дуслар» ияләшмәсен дисәгез, капкыннар, алдавычлар куегыз.

кышны яхшы гына үткәрсеннәр дип, кошларны даими рәвештә ашатыгыз. Ә алар язын күп кенә корткычлардан сакларлар. Февраль аенда кош оялары ясап куяр өчен вакыт бар. март аенда элеп тә куярсыз, тик агачка кадак белән кагарга ашыкмагыз. 6 сутый җиргә 1-2 оя җитә икән.

Барлык орлыкларның шыту сәләте барлыгын һәм юклыгын тикшерергә онытмагыз. Моның өчен юеш салфеткага орлыкларны куеп, пластик савытта каплап тотарга кирәк. Шытып чыгу вакыты төрлечә булырга мөмкин: берничә көннән алып, берничә атнага кадәр. 

Орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотып алыгыз. Болай эшләгәндә помидорның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев