Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз белән бергә яшәрик

Ике – өч атнадан ике-өч елга яшьрәк күренәчәксез. Ә тагын ике-өч атнадан – дүрт-алты елга.

Бик тә гади һәм һәркем кулланып карый алырлык рецепт. Даруханәдән киптерелгән суүсемнәр – ламинария сатып алыгыз.

Стаканга 2-3 чәй кашыгы суүсемне салып, 4-5 кашык кайнар су өстәргә һәм бер төрле массага әйләнгәнче болгатырга. Өстен каплап, 5-10 минутка калдырырга.
Иң мөһиме – суны артык салмаска, чөнки аннары биткә сылаганда агачак. Майлы тире булса, берничә тамчы лимон согы өстәгез, ә тирегез коры икән – теләсә нинди рафинадламаган сыек май яки А һәм Е витаминнарының майлы катнашмасы кирәк булачак.

Болгатабыз һәм 20-25 минутка бармаклар белән биткә сөртәбез. Җылы су белән юып, йокларга ятабыз. Атнага 3-4 тапкыр әлеге масканы ясасагыз, бит тиресенең ничек итеп яңа сулыш алганын үзегез дә сизәрсез.

Коры һәм сулып баручы бит тиресе өчен мас ка сыр ганак (облепиха) маеннан да ясарга була. Ике төрле рецепт тәкъдим итәбез.

1. Ярты чәй кашыгы сыр ганак маен теләсә нинди үсемлек мае белән кушарга. Бер чи йомырка сарысын да өстәргә. Болгатырга. Масканы бит тиресенә сыларга. 15-20 минуттан соң башта җылы су белән, аннары салкынча су белән юарга. Көнгә бер тапкыр шулай эшләсәгез, битегезнең яшәреп китүен күрерсез.

2. Бер чәй кашыгы балны өч чәй кашыгы сөттә эретергә, бер чәй кашыгы эремчек һәм бер чәй кашыгы сырганак мае өстәргә. Болгатырга. Бу катнашманы чис та биткә 15 - 20 минутка сөртергә. Аннары юеш мамык кисәге белән сөртеп алырга һәм җылы су белән юарга. Көненә бер тапкыр эшләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев