Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Явым-төшемнәр һәм кырау: май аенда һава торышы нинди булачак

Апрель уртасындагы рекордлы эсселектән соң айның өченче ункөнлегенә температура кискен кимеде һәм апрель ае буе көчле явым-төшем һәм уртача температура нормадан 2-4 градуска кимрәк булды.

Әмма, тулаем алганда, апрель температура режимы буенча күпьеллык уртача нормадан югарырак булды. Шуңа күрә ул язны үзгәртәи алды.

Майның беренче көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез температура 12-17, төнлә урыны белән кырау. Айның икенче биш көнлектән температура күтәрелә башлаячак: көндез 19-24, төнлә 7-12 градус җылы. Икенче ункөнлектә атлантик циклоннар йогынтысында вакыт-вакыт яңгырлар явачак.

Бераз салкыная - көндез 15-20, төнлә 5-10 градус җылы. Өченче декада башыннан урыны белән яшенле һәм кыска вакытлы яңгыр явачак, температура күтәрелә башлаячак. Майның соңгы көннәрендә аяз, төнлә 12-17, көндез термометр баганалары 25-30, урыны белән 32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шактый җылы фон фаразына карамастан, май җылысы әле ышанычлы түгел, Май алдаучан, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шуңа күрә бакчачыларга күпьеллык күрсәткечләр буенча Казанда һәм шәһәр яны территорияләрендә май дәвамында һәм 4 июньгә кадәр һавада, 9 июньгә кадәр туфракта кырау төшү куркынычы саклануын онытмаска кирәк. Шуңа күрә җылы яратучы культура үсентеләрен ачык грунтка утыртырга ашыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев