Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьтәмени хикмәт, күңелең көр булсын!

«Яшә җирдә эз калдырып», дип җырларда гына җырланмый ул. Чынлыкта да, җир җимертеп, күпләр сокланырлык итеп яшәүләргә ни җитә соң?! Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтеңне бәялиләр, биргән белемең өчен рәхмәт әйтеп, яныңнан укучыларың өзелми икән, димәк гомер зая узмаган.

Сүзем Мулла Иле авылында яшәүче Сабировлар гаиләсе турында. Сания апа һәм Дамир абый белән якыннан танышкач, нәкъ шундый уйлар туды минем күңелемдә. Инде лаеклы ялда булсалар да, яшьләрчә, һәр көннән ямь һәм тәм табып яши белә алар. «Күңелебез белән яшь бит әле без!» – диләр.
Норлат кызы Сания кечкенәдән төгәл фәннәрне ярата, мәктәпне тәмамлагач та, Казан университетына керергә талпынып карый, үтә алмагач, Карашәм мәктәбендә эшли. Алай да югары белем алу теләге күңелендә сүрелми. Бер елдан педагогика университетына укырга керә. Югары белемле педагогны юллама буенча Күгәй мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ә гомерлек юлдашы Дамир абый белән Норлатта очрашалар, бу вакытта егетнең совхозда эшләгән чагы була. 2-3 ел очрашып йөргәннән соң, яшьләр кавышып Мулла Илендә төп йортта гомер итә башлый. Гаилә ишле, туганнар күп. Хәер, ул заманда һәр йортта диярлек 5-6 бала тәрбияләнә. Сабировлар гаиләсендә дә бер-бер артлы 4 ул дөньяга килә. Бу урында «Күңелегез белән кыз көткәнсездер инде?» – дип сорамый булдыра алмадым. 
– Улларыбыз кызлардан бер дә ким түгел. Кечкенәдән тәртипнең нәрсә икәнен белеп, эшләп үстеләр. Идәнен дә юдылар, хуҗалык, колхоз эшендәге күмәк эшләрдә дә ярдәм иттеләр. Авыл балаларының башкача булуы мөмкин дә түгел. Бервакытта да каршы дәшкәннәре булмады, – дип горурланып сөйли уллары турында Дамир абый. 
Чын күңелдән теләкләр теләгәндә иң мөһиме бала хәсрәте күрергә язмасын дип телибез. Әмма тормыш булгач, кайгысы да, шатлыгы да ишек шакый. Сабировлар гаиләсе дә моннан ике ел элек Норлатта яшәүче Зөлфәтен югалта. Өч баласын ятим итеп, чәчәктәй хатынын, якыннарын ташлап мәңгелек йортка күчә ул. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәс­рәт юк, күрергә язмасын, башыннан кичергәннәргә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен.
Илфат, Илшат, Ришат... Әти-әнисенең ныклы терәге, һәммәсенең үз гаиләсе, ә оныклар нәсел дәвамчылары, әби-бабасының кадерле җимешләре. «Гомеркәйләр бер мизгелдә үтте, 50 ел бергә яшәмәгән дә кебек. Балаларга, онык­ларга карыйбыз да, шаккатабыз», – ди 40 ел Мулла Иле мәктәбендә алгебра, геометрия фәнен укыткан Сания апа. Үзем математика белән бик үк дус булмаганга, төгәл фәннәрне укытучыларда нинди баш икән ул дип гел сокланам һәм гаҗәпләнәм. Ә Сания апа өчен бүген иң кадерлесе укучыларының рәхмәте һәм хөрмәте. 
Бүген авыл җирендә көндез чыра яндырып эзләсәң дә гармун уйнау­чыларны таба алмассың. Ә без таптык. Мулла Иленең иң күркәм, сабыр, тырыш гаиләсен язабыз дип кергән идек тә, гомере буе шофер булып эшләгән Дамир абый авылның иң оста гармунчысы икән бит. Өч гармунының берсен кулына алып, авыл көен сузып җибәрүе булды, тәннәр чымырдап куйды. Җырга Сания апа да кушылгач, бөтенләй дөньябызны оныттык, үземнең дә җырлап җибәрүемне сизми калдым. Авылның мәдәни чараларында да актив катнашалар икән әле. «Чакырган җиргә бармый калганыбыз юк», – ди үзләре дә.
Рухи яктан күңелебез белән ял итеп чыктык без язмам геройлары йортыннан. Аңлатып булмаслык бер рәхәтлек хисе иде бу өйдә. Афәрин, Сабировлар. Сез күпләргә үрнәк гаилә, киләчәктә дә шулай җыр­лап кына, пар канатлар булып, тигезлектә яшәргә язсын сезгә берүк.

Гөлнара Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев