Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр өчен тагын бер «үтергеч» мода

Илебездә яңа эпидемия куркынычы. Ә, бәлки, инде «куркынычы» гына түгелдер, тулы көченә дөрлидер. Һәм иң мөһиме – ул беренче чиратта балаларыбызны кыра.

Нигәме? Чөнки зурлар начар гадәтләрне сайлаганда, аның кая алып барачагын аңлап эш итә. Бүгенге көндә, балаларыбыз ны үлемгә нәрсә ярдәмендә этәрәчәген, акчага туймаган әшәке җаннар сайлый. 


«Снюс» дигән сүзне ишеткәнегез бардыр инде. Ул – никотин, ароматизатор һәм химикатлар катнашмасы – шведларның чәйни торган тәмәкеләре аналогы. Әмма анда табакның мондый төрен зурларга гына саталар. Ә бездә... киресенчә. Яңа чыккан вакытында бик каты шаулап алдылар бу темага. Инде хәзер тындылар, дәрәҗәсендә. Һәм шуңа күрә күңелдә шомны арттыра да инде. Сүзе туктады, ә проблемасы шуның белән бетмәде бит. Укучылар арасында модага кереп өлгерде бу зәхмәт. Интернет челтәрләрендә реклама тулы көченә бара. Кәнфит формасындагыларын, балаларны кызыктырып, «аша мине», дигән язу белән подъездларга ябыштыру очраклары да шактый күзәтелде. Мәктәпләрдә агуланып косулар да, балаларның аңлашылмый торган халәттә йөрүләре дә булды, әмма уку йортының дәрәҗәсенә тап төшермәү максатыннан, мондый вакыйгалар шыпырт кына «йомылып» барды. Болары укытучылар сизеп, күргәннәре. Ә мондый тәмәкенең бөтен хикмәте дә шунда, аны кулланганны тирә-яктагылар бөтенләй сизмәскә дә мөмкин. Төтене дә юк, исе дә. Нәкъ менә шуңа күрә гадәти тәмәкедән шуларга күчәләр дә инде. Әти-әни белми дә кала. 


«Снюс»ның бер кулланырлык бәйләмендә никотин дозасы өч кап сигареттагы кадәр икән! Аның нинди нәтиҗә бирүен аңлау өчен нарколог булырга да кирәкми. Ике-өч атнадан соң, әле ныгып та җитмәгән организм, кабат «шәйбе» сорый. Яшьләр үзара аны шулай атый. 


Социаль челтәрләрдә аны тәмәкедән зыянсызрак әйбер буларак тәкъдим итәләр. Әмма аларга ышану мөмкин түгел, чөнки янган теш камашлары, агуланулар – моңа кире дәлил. Заманында яшүсмерләрне шашындырган «спайс»ларны да шулай тараталар иде. Беренче доза бушлай, ә аннары... икенчесе һәм өченчесе артыннан үзләре ялынып килә. Мондый төр никотинга «утырту», әлбәттә инде, акча эшләү ысулы. Мәктәп, гаиләдә барган аңлату эшләренә караганда, интернет аша барган пропаганда балага тизрәк һәм көчлерәк йогынты ясый. Шуңа күрә, андый зыянлы нәрсәләрне тыя торган катгый законнар кирәк. 2015 елда суыра торган тәмәкегә тыю чыккан иде. Аны җитештерүчеләр аннан чыгу җаен бик тиз тапты һәм «снюс»ны чәйни торганга үзгәрттеләр. Ә соңрак тәмәкене синтетик никотин белән алыштырдылар. Бердәнбер киртә калды – балигъ булмаганнарга сату тыела.

Әмма, бу кагыйдә бик күп сату нокталарында бозыла. Чөнки штрафы зур түгел, ә керем яхшы. Балаларыбызны кем генә саклап бетерер?! Яшүсмерлек чорында алар бер-берсе алдында батыр, «текә» булып күренергә ярата һәм менә шундый «спайс», «снюс» кебек юк нәрсәләр аша иптәшләре янында үзен бер башка югары куя. Хөрмәтле ата-аналар, улыгыз һәм кызыгыз белән бу темага әледән-әле сөйләшеп тору гына җитми, алар кемнеңдер йогынтысына каршы да тора алмаска мөмкин. Үз-үзләрен тотышына игътибар итегез, теш уртларын тикшерү дә зыян итмәс.

Мондый тәмәке куллану организмга җитди зыян китерә: авыз һәм борын куышлыгы авырулары, ашказаны, простата, эчәклектә рак, тәм сизү рецепторлары һәм аппетит югалу, йөрәк патологиясе, гипертония, теш һәм камаш авырулары, мускуллар атрофиясе һ.б. Якыннарыбызга, тирә-юнебездәгеләргә битараф булмасак иде. Киләчәк буынны көчсез, зәгыйф, бернигә дә каршы тора һәм каршы әйтә алмаслык итү өчен ниләр генә эшләнми... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев