Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмер гамәлләре өчен ата-ана җавап бирә

14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган балигъ булмаганнар китергән зыянны каплау бурычы тәрбияләүчеләргә йөкләнә.

Прокурор кисәтә
Ата-анага балалар үстергәндә төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Тыңлаусызлары әллә нинди ситуацияләр чыгарырга да сәләтле була.

Яшүсмерләргә тәвәккәллек хас. Өлкәннәр кебек алдын-артын уйлап тормый, башына килгән нәрсәне эшли дә куя. Кайвакыт нәтиҗәсе генә куанырлык булмый. Яшүсмерләрнең законсыз гамәлләре өчен кем җавап бирә соң? Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин түбәндәгечә аңлатты.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар тарафыннан китерелгән зыян ны алар үзләре капларга тиеш. Балигъ булмаганнарның зыянны каплау өчен җитәрлек кереме яки мөлкәте булмаган очракта, аны кап лау бурычы ата-аналарга йөкләнергә мөмкин.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм ител гәннәр шулай ук, хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, өч ел дәвамында, әгәр баланың үз-үзен тотышы ата-ана бурычларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсе булып торса, шулай ук балигъ булмаганнар китергән зыянны каплауга җәлеп ителә ала.

Ата-аналар (уллыкка алучылар), попечительләр балигъ булмаганнарны тәрбияләүгә җавапсыз мөнәсәбәте һәм тиешле күзәтчелекне гамәлгә ашырмавы, мәсәлән, ялганлауларга, хулиганлык һәм башка хокукка каршы гамәлләр кылуларга игътибары булмавы сәбәп ле китерелгән зыянны кап ларга тиеш. Балаларыннан аерым яшәгән ата-аналардан җаваплылык алынмый. Шул ук вакытта, ата-ана баланы тәрбияләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән булса, йә объектив сәбәпләр аркасында аны тәрбияли алмаса, җаваплылыктан азат ителә.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар китергән зыянны каплау буенча ата-аналарның яки попечительнең бурычы, зыян китергән зат балигъ булгач, туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев