Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмер чоры, яшьлегем хатирәләре

...Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса. Мин күп кенә язмаларымда шәл бәйләү, сату акчасына кием- салым алу турында язгаладым.

Әйе, шәл бәйләү һөнәре безнең Бакырчы хатын-кызларының тормыш алып баруда зур кереме булган, чөнки заманына күрә байтак акча иде ул. Атна саен бер шәл өлгертеп, сатып, атналык чәй-шикәр юнәтеп була иде. Күрше авыллар турында әйтә алмыйм, ә безнең авыл әниләре үсмер кызларына (5-6нчы класста укыганда ук) шәл чите бәйләргә өйрәтә иде. Уртасын тигез-матур итеп бәйләү авыр, аннан бер кул (1 генә кеше бәйләме) гына бәйләргә тиеш. Төрле кешенеке тигез булмый. Без бер як кызлары күбәү идек. Шуңа күрә, җәен капка төбендә, ә көзен һәм кышын өйдә кич утырып, ярыша-ярыша бәйли идек.

Бакырчыга электр уты озак керде. Ферма ягына кергәннән соң да, безгә килеп җиткәнче, 6-7 ай үткәндер. Лампа яктысында керосин ягып, төнге 10-11ләргә кадәр утырабыз. Укырга да өлгердек. Өйдәгеләргә дә, безнең белем алуга караганда, шәл бәйләүдә булышу кирәгрәк булгандыр. Шуңа да, тик утыру юк иде.

Гаястин абыйлар яңа өй өлгертеп керделәр, зур гаилә. Аларның иске өйләрен сүтмәгәннәр иде әле, келәт ролен үтәгәндер, мөгаен. Шул елны колхозчыларга кәбестә бирделәр. Гаястин абыйларның иске өенә, бер почмагына, түбәгә кадәр кәбестә өйгәннәр. Көз инде, төннәр салкынча. Бу өйдә без – кызлар, чиратлап керосин алып килеп, кич утырабыз, шәл бәйлибез, ә үзебез кәбестә ашыйбыз.

Әй, сагынам ла шул кызларны! Исәннәре белән дә елга бер очрашасың. Иң якын сердәшчем, дустым – Мәрьям күптән вафат, Зөлфирә, Гөлфирә, Гөлсинә, Әминәне ничә ел күргән юк. Рабига, Хәлимә, Әминә җир куенында. Сирәк кенә Мәгъзурә белән очрашабыз. Анда да үтеп барышлый гына. Ә бит аерылмас дуслар кебек идек.

Бергә укысак та, дус булсак та, Наҗия безнең белән кич утырып, шәл бәйләргә килми иде. Чөнки әнисе Зәкия апа медик, шәл бәйләргә вакыты да юк иде. Аннан ул читтән килгән, бәйли дә белмәгәндер. Ә Наҗия чигү чигә иде. Олы кызны җибәрәселәре дә килмәгәндер инде.

8нче классны тәмамлагач, кич утырулар сирәгәйде. Төрлебез төрле якка таралдык. Кайсы кызлар укып бетерүгә, фермага сыер саварга керде. Зөлфирә, Мәрьям, Әминә Волжскига ГПТУга китте, мин авылда почта таратам, Гөлфирә, Гөлсинәләр Пермьга - кайсыбыз кая таралыштык. Юллар да, язмышлар да, яшәүләр дә төрле инде.

...Бер ел эшләгәч, колхозда Әминә белән сөйләшеп, киңәшеп, Норлат мәктәбенә 9нчы класска укырга киттек. Өйдәгеләр бик үк хупламасалар да, укыдык. 1963 ел бу. Тормыш бик үк авыр да түгел кебек. Ләкин күп балалы гаилә өчен җиңел дә булмагандыр. Чөнки колхозда хезмәт көненә 10 тиен түли торган чор. Әминәнең әтисе дә үлгән иде.

Без Норлат мәктәбендә укыганда да шәл бәйләдек. Әниләр баш кадәр йон йомгагы әзерләп куялар иде (без атнага бер, ялга кайтабыз, интернатта тордык).
Бакырчы ирләре чуаш ягына чыгып, кое казып, хатын-кызлары шәл бәйләп, сатып тормыш алып барды. Колхозда да эшлиләр, урагын урган, печәнен чапкан, бәрәңге-чөгендерен алган.

Аз гына буш вакытлары булуга, кул эше – эрләү, бәйләү, тегү-чигүгә керешкән. Тик кенә кул кушырып утыру ят иде безнең як хатын-кызларына. Бүген бу һөнәрләр дә югалып бара инде, йон эрли, бәйли белүчеләр азая.

Галимә апа әйтә иде: «Аягына оекбаш бәйләп кия алган кеше – уңган кеше!» Чыннан да, оекбашны алып киясе генә рәхәт, ә хезмәте! Сарык йонын вакытында аласы, чистартып язасы, эрлисе, ике орчыктан, ике катлы җеп булсын өчен, бер йомгакка чорныйсы, катасы, аяклыйсы, юып, чайкап киптерәсе, йомгакка чорныйсы, 5 энә белән балтырын бәйлисе. Үкчә кайтару үзе бер операция. Матур гына, җыйнак кына оекбашны кешесенә, аяк үлчәменә туры китереп бәйләп бетерәсе.

Бер пар оекбаш өчен иң кимендә 1 кадак (400 гр) йон эрләргә кирәк. Бу 4-6 тулы орчык. 4-6 тулы орчык-җепне бер кичтә генә эрләү авыр хезмәт. Әзер җептән бәйләвенең бер авыр лыгы юк. Сугыш вакытында фронттагыларга әби-әниләребез күпме бияләй, оекбаш бәйләп җибәргән. Атна-ун көн саен, бәйләгән әйберләрне йорт саен җыеп, авыл советыннан посылка әзерләп җибәрәләр иде, дип сөйли иде әбиләр.

Әзер җепләрдән бүген башмак лар бәйләүчеләр бик күп, ниндиләре генә юк.

Ә чигү, челтәр бәйләү – сирәк күренеш. Аларны да яңартасы иде.
Рәйханә апа боларны нигә яза икән димәгез. Бу безнең әби-әни, апаларыбызның, безнең тормыш тәҗрибәбез. Безгә аны тапшырганнар, өйрәткәннәр. Кул җылысын гына түгел, ә җан җылысын биреп, безне туңудан саклаганнар, яшәргә өйрәткәннәр.

«Бармакка язмасын, башка язсын, ялангач йөрмибез әле», – диючеләр күп, әлбәттә. Тик бу безнең үткәнебез, сирәк булса да, очрый торган һөнәрләребез. Онытмасак иде.
Хәзер сарык йоныннан шәл бәйләүче юк инде. Ул шәлләрне музейларда, үткән чорны күрсәткән спектакльләрдә күрергә мөмкин. Ә оекбашны бүген дә яратып бәйлим. Бөтен дөньям онытыла, күңелемә тынычлык бирә, рәхәт, бик рәхәт.

Орчыгым – хезмәттәшем Рәшитнең 8 март бүләге, якты истәлеге. Кулыма алуга, искә төшә. Урыны җәннәт түрендә булсын, амин.

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев