Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәсен, татар әреме!

Әрем генә димәгез, файдаланып калыгыз. Үзе арзан, үзе табигый.

Исәнмесез, «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләре! Сезне яратып, хөрмәт итеп, үзегезгә дә, газетагызга да дәвамлы озын гомер, уңышлар һәм билгеле инде нык сәламәтлекләр теләп калам.

Газетагыз бик тә әйбәт бит. Яратабыз. Аны ачу өчен, үз вакытында Разил Вәлиев белән минем тормыш иптәшем Бикмуллин Нурулла абыегыз да бик тырышып йөргән иде. Ул күптән инде мәрхүм һәм бу язылганнар аңа дога булып барып ирешсен.

Сез, хөрмәтле укучыларны ил-көн яңалыклары, төрле хәбәрләр белән генә таныштырып калмыйсыз, киңәш-табышларын да биреп, куандырасыз.
Мисал өчен, 29нчы сандагы киңәшләрегездән генә дә мин мин үзем 3 төрлесен кулланып, сәламәтлегемә бик күп файда таптым. Дарулар хәзер бик кыйммәт тора бит. Берсе-берсе генә дә «Яшел Үзән» газетасының ярты елга язылу бәясендә була. Шуңа күрә, мин танышларымны, күргән-белгәннәремне дә газетага язылырга чакырам. Язылыгыз, укыгыз, телефон белән генә утырмагыз, дим.

Газетаның 12нче санындагы Йолдыз Шәрәпова белән булган әңгәмә бик мәгънәле иде, җитмәсә, яшьләргә гыйбрәт алырлык итеп шигырь дә биргәнсез.
Мин дә, бар белгәнем белән уртаклашыйм әле, бәлки кемгә дә булса ярап куяр. Бу көннәрдә бик эссе булганга күрә, Казандагы балаларыбыз кайтып, Васильевоның урман һавасы белән ләззәтләнде. Ишек-тәрәзәләр ачык торгач, өйгә чебен-черки дә кереп тулды, төне буе йокы бирмәде. Ябыштыргыч һәм сиптергечләрнең дә файдасын тапмадык. Минем, кайчандыр, өегез тынычсыз булса, начар энергетикадан арындыру өчен әрем пыскытып алырга кирәклеген укыганым бар иде. Мин дә шулчак, тукта әле, моны кулланып карыйм әле дип, әремне табада кыздырып, төтен исен өйгә тараттым. Өйдә чебен әсәре калмады, барысын да юк итте. Хәзер үземә-үзем көлеп утырам, чебен-черки куып, көн узганын сизми дә кала идем, ә хәзер бер мәшәкать кимеде. Бүтән нәрсәләр белән шөгыльләнергә, укырга, иркенләп догалар кылырга була. Сүз уңаеннан, әремнең тагын бер файдасын искә алам.

«Казан утлары» журналында Тәлгать Галиуллинның «Татар әреме» дигән мәкаләсендә бөтен чирләгән кешеләр әрем куллансын иде, без үзебез бик яратабыз, диелгән. Кытайда шешләрне дә әрем белән дәвалаганнарын ишеткән бар. Яшәсен татар әреме!
Барыбызга да, ил-көннә ребезгә тынычлык, исәнлек-саулык һәм бәхет теләп калам.

Барыгызга да зур сәламнәр белән, Оркыя әбиегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев