Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләргә ялкау тамгасын сугарга ашыкмыйк

Хәзерге балалар берни белән дә кызыксынмый, ә аларга гаджетлар, телефон, төрле видеолар, уеннар, Тик-ток булсын дип, барысын да бер калыпка салып сөйләргә яратабыз да инде.

Зарланырга ашыкмыйк әле, дуслар. Яшьләрнең дә төрлесе бар. Һәм күбесе кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән дияр идем. Бүгенге язмам герое «Яшел Үзән» газетасы оештыр ган «Кул остасы» бәйгесенең иң яшь катнашучысы – Ралинә Ханзарова. Яшь булса да,ул үз куллары белән берсеннән-берсе матур уенчыклар иҗат итә.

Ралинә Яшел Үзәндә яшәүче Ханзаровлар гаиләсендә туган олы кыз. Сеңлесе Айзиләгә бар яктан үрнәк апа, әти-әнисе Радик белән Линара өчен ныклы терәк. Аллаһ боерса тиздән туачак сеңлесе өчен дә иң якын кешесе булачагына шик юк. Чөнки ул кечкенәдән шәфкатьлелек, өлкәннәргә карата ихтирамлы булу кебек сыйфатларны белеп, күреп, чын татар, милли гаиләсендә тәрбияләнгән кыз. Ралинә бүгенге көндә 16нчы мәктәпнең VIII сыйныфында белем ала. Биш яшьтән шәһәребезнең иң көчле коллективларының берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Васильева җитәкчелегендәге «Орфей» халык-хореография коллективына йөри. Төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, Санкт-Петербург, Сочи, Йошкар-Ола, Чебоксар, Казан шәһәрләренә барып, сәләтләрен күрсәтеп, җиңүче дипломнарына ия булалар. Ике тапкыр гран-при исемен дә яулаганнары бар. «Орфей»лылар декабрь башында Мәскәү шәһәренә янә фестивальгә барырга әзерләнә. Димәк, яңа җиңүләр көтеп калабыз!

Катлаулы мәктәп программасы, тау кадәр өелгән өй эшләре, атнасына дүрт тапкыр түгәрәккә йөрү, ялларда әби-бабайлар янына кунакка кайту, дуслар белән очрашу, гаиләгә булышу... Бу исемлекне озак санарга булыр иде. Бер карасаң, бүгенге укучыларның өстәмә эш белән шөгыльләнеп утырырга вакыты да җитми кебек. Әмма ниндидер яңа һөнәр үзләштерү, хоббиеңны булдыру өчен вакыт табарга мөмкин икән. Иң мөһиме – теләк кенә булсын.

Ике ел элек интернетта «Туңдырма бәйләү» буенча мастер-класска тап булдым һәм шуны кабатлау теләге туды. Әни белән бергәләп кирәкле җепләрне, энәләрне алып кайттык та... шуннан китте инде. Бер-бер артлы уенчык лар бәйләнә башлады. Баштарак «пуфи файн», «ализе» кебек җепләрдән генә бәйләсәм, тора-бара гадирәк, арзанрак җепләргә дә күчтем. Күбрәк ачык төсләрне яратам. Бәйләү белән шөгыльләнгәндә, шундый рәхәт, бөтен дөнья онытыла, күңел ял итә. Уенчыкларны, гадәттә, сеңлем Айзиләгә бәйлим. Ул алар белән бик яратып уйный. Шулай ук, дусларыма, туганнарыма да бүләккә ясыйм, – дип сөйли Ралинә.

Чынлап та, Ралинә кебек тынгысыз кеше барына да өлгерә ул. Мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәне юнәлеше буенча төрле конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнаша. Быел «Сәләт» клубының лидеры булган, Медиа Биләр форумында, 14нче гамәли конференциясендә, «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясендә укып кайткан.

– Кызганыч, тәүлектә бары 24 сәгать кенә, миңа вакыт җитми. Чөнки дөньяда әле нинди генә кызыклы һөнәрләр юк! Аларның барысына да өйрәнә алмасам да, күпмедер яңалык үзләштерсәм, ул миңа киләчәк тормышымда комачау итмәячәген яхшы беләм. Буш вакытымда төрле «тәмлүшкәләр» пешерергә яратам, әниемә булышам. Зур үскәч, бортпровод ник буласым килә. Төрле илләрне күрергә, чит ил кешеләре белән танышып, аралашырга телим, – дип хыяллары белән дә уртаклашты әңгәмәдәшем.

Максатчан, үз дигәненә ирешә торган кыю кыз ул Ралинә. Димәк, киләчәккә булган хыяллары да чынга ашар дип ышанасы килә. Уй-теләкләрең бүгенгедәй якты, алдагы тормышың гүзәл мизгелләргә бай булсын. Әти-әниең, туганнарың синең белән гел шулай горурланып: «Син булдырасың, кызым», – дип көч биреп, янәшәңдә терәк булсыннар. Ә без яшьләргә ялкау тамгасын сугарга ашыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев