Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләргә Татарстан авылларында яшәү – табышлы

21нче гасыр авылы – табигате аркасында гына үзенә җәлеп итми. Монда гаиләләргә торак белән ярдәм итәләр, ә яшәүчеләренә ана капиталы күбрәк бирелә. Күченеп кайтучыларның федераль ярдәм һәм республика ташламалары алу мөмкинлеге бар.

Авылда уңайлыклар белән яшәргә ярдәм итүче бонуслар түбәндәгеләр:
Авыл ана капиталы:

  • 25 яше тулганчы беренче баласын табучыларга 50 000 сум (бу түләүне 2020 елда 1903 хатын алган);
  • 29 яше тулганчы өченче һәм аннан соңгы балаларын табучыларга 100 000 сум (узган елда бу ярдәмне 411 хатын алган).

«Яшь гаилә» программасы:

  • Эш урыннарыннан бәйсез рәвештә яшь гаиләләргә социаль ипотека шартлары буенча торак (еллык 7% белән, 1 м² 35 000 – 42 700 сум);
  • Һәр бала туган саен торак бәясе 200 000 сумга кими (2020 елның җәеннән бирле әлеге программада 698 гаилә катнашкан).

Кемнеңдер, чынлап та күңеле авылга тарта, әмма анда көтеп торган билгесезлек куркытып, чабудан тота. Югыйсә, бик күпләребез шуннан чыккан һәм күңелебез, уйларыбыз белән бөтенләйгә аннан китү мөмкин дә түгел. Беренче адымны ясау һәрвакыт кыюлык сорый. Авыллар бит хәзер уңайлыклар ягыннан да өметсез түгел. Газы, суы, асфальт юлы булганнары күп. Алда санап үтелгән дәүләт ярдәмнәре дә кесәне тишмәс. Ә бәлки, сөйгән ярыңны да туган үскән ягыңда табып, таш, кысан һәм күп проблемалар белән тулы калага бөтенләй китмәскәдер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X