Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр өчен шәп бүләк

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару елдан-ел популярлаша бара. Яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнү үзе бер мода ул. Гәүдәңне формада тоту, гел хәрәкәттә булу, тренировкаларга йөрү, әлбәттә, компьютер каршында утыруга караганда мең тапкыр яхшы. Һәм моны аңлаучы яшьләрнең артуы да шатландыра.

Шәһәр һәм район хакимияте дә соңгы елларда урам спортына өстенлек бирә башлады. Республика программасы буенча бездә күпме спорт мәйданчык­лары ачылды. Иң мөһиме һәркемгә буш вакытында физик күнегүләр ясау мөмкинлеге тудырылды. Әллә нинди спорт залларына йөрергә вакытың булмаса, ерак  барасы түгел, мәктәптән кайтканда да юл өстендәге турникларда сәламәтлегеңне ныгытырга була. Ә күптән түгел Чайковский урамында «Атлет» спорт клубы урнашкан бина янында авыр атлетика белән кызыксынучылар өчен мәйданчык ачылды. Хәзер егетләр рәхәтләнеп тренажерларда шөгыльләнә ала. Бү спорт мәйданчыгын яшел үзәнлеләргә төзелеш фирмасы һәм  «Яшел Үзән шәһәренең торак инвестиция компаниясе» бүләк итте. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева да катнашты.
– Бүген барыбыз өчен дә күңелле бәйрәм. Спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер мөмкинлек тудырылды. Тренажерлар балалар һәм яшүсмерләр белән тулып торыр дип ышанам. Иганәчеләребез бүләген кадерләп саклагыз, – диде ул.
Һәм шушы изге эштә ярдәм күрсәткән төзелеш фирмасы директоры Артем Радионовка, «Яшел Үзән шәһәренең торак инвестиция компаниясе» җитәкчесе Николай Морсинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шул ук көнне егетләр үз мөмкинлекләрен яңа тренажерларда сынап та карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортплощадка