Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр белән очрашып, яшьлектә кунак булдык

Яшьләр белән очрашып, яшьлектә кунакта булып кайттык әле. Ничек, дисезме?

Беренчедән, тиздән әбиләр, бабайлар көне булса, икенчедән, яшьлек елларыбызның иң матур чоры узган Бөтенсоюз комсомол (ВЛКСМ) оешмасына 100 ел тулу уңаеннан мәктәпнең югары сыйныфлар советы, туган якны өйрәнүче "Поиск" клубы әгъзалары чакыруы буенча "Яшьнәп үткән яшьлегем", дигән бик матур чарада булдык. Ике бәйрәмнең бер-берсенә бәйләнеше бармы, дигәннәргә, әйе бар шул, диясем килә. Әлеге югары сыйныфта укучыларның әби-бабайлары да комсомол булган бит. Беренче бүлектә өлкәннәребезгә карата булган хөрмәт, рәхмәт хисләре тулы береннән-бере матур шигырь юллары укылып, җырлар, милли биюләр башкарылды, туган телебезне саклап, саф татар телендә барган барлык чыгышларны бик җылы, якын итеп кабул иттек.

Икенче бүлектә исә, Ленин комсомолының данлы үткәне, төрле елларда күрсәткән батырлыклары өчен аңа бирелгән орденнары турында алып баручы егет белән кыз йөрәкләргә үткәреп сөйләделәр, залда утырган барлык комсомол ветераннарының Ватаныбызга карата булган патриотик хисләрен, горурлык тойгылырын уятучы ул безнең комсомол турында яңгыраган җырлар булгандыр. Ничә ел узса да, барыбызның да исендә, сүзләре дә, көе дә,.үзеннән-үзе йөрәкләр кага, күзләргә яшь тула. "Офицеры" фильмын карамаган кеше юктыр, 10 сыйныф укучысы Заррина Фахретдинова башкаруындагы фильм башлангандагы "От героев былых времен..." җырын тәннәребез чемердәп, дулкынланып тыңладык. Берсен генә аерып әйтү, дөрес тә булмас, укучыларның талантына, сигезенче, унынчы, унберенче сыйныф җитәкчеләренең әлеге чараны уйлап оештыруларына сокланып утырдык, афәрин аларга! Авылыбыз яшьләрен патриотизм рухында тәрбияләү өчен менә дигән, үрнәк алырлык ир-егетебез бар, ул әфган сугышы ветераны, хәрби вертолетчы, подполковник Рафаэл Равхәт улы Таһиров, авыл җирлеге башлыгы исеменнән аңа Рәхмәт хатын әлеге җирлекнең әйдәп баручы белгече Камил Шәкуров тапшырды. Үз чиратында батыр очучыбыз, укучыларга "Нигә хәрби уку йортларына керәсегез килми, мәктәпнең бер укучысын да кызыксындырмыймы соң, хәрби хезмәт?", дигән сорау куйды. Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре дә күп булды, ветеран укытучылар Минзоха Садыйкова, Гөлгенә Сәйранова, КПРФның Норлат бүлеге җитәкчесе Илдар Бикметов, ветеран укытучы, мәктәпнең комсомол оешмасы җитәкчесе булган Рамилә Гафарова, "Поиск" клубы җитәкчесе Роза Ягудина исә барыбызны да исемнәребез белән атап комсомол чакларыбызга кайтарды. Күңелләребез булып, фикерләр алышу, истәлекләр белән уртаклашу әле чәй табыны артында да дәвам итте. Барыбыз исеменнән рәхмәтләребез мәктәп коллективына, укыту, милли тәрбия эшләре буенча урынбасарларга, рәхмәтнең иң олысы яшь булса да ачык йөзе, тәмле теле белән, хуҗаларча кунакчыллык күрсәткән мәктәп директоры Рамил Ренат улы Зиннәтуллинга!

Фотолар өчен Чулпанга рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев